Тәкъдимнәр ике федераль законга әйләнде

Бүген Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының (Россия КоАП) 23.21 (җиргә хокук өлкәсендә) һәм 13.20 статьяларына (архив эше турында законны бозган өчен штраф күләмен арттыруны күздә тота) үзгәрешләр кертү хакында федераль законнар үз көченә керде. Законның икесе дә Татарстан Дәүләт Советы тәкъдиме белән кабул ителде. Бу турыда республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Беренче законда дәүләт җир күзәтчелеген хәл кылучы органнарның («Росреестр» һәм «Россельхознадзор») вәкаләтләре аныкланган. Шулай итеп, Дәүләт Советының әлеге бик мөһим закон инициативасы, федераль законга әйләнеп, аны тормышта куллануда кыенлыклардан котылу мөмкинлеге бирә.

Россия КоАП 13.20 статьясына үзгәрешләр кертү турында федераль закон исә архив документларын саклау, исәпкә алу  яки алардан файдалану кагыйдәләрен бозган өчен физик затларга – бер меңнән өч мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – өч меңнән биш мең сумга кадәр, юридик затларга биш меңнән ун мең сумга кадәр административ штраф билгеләүне күздә тота. Элеккеләре белән чагыштырганда, штрафлар ун тапкыр арттырылган. Моннан тыш юридик затлар өчен административ җәза чарасы кертелгән.


Фикер өстәү