Яңа елны Казанда каршыларга теләүчеләр саны арткан

Илдә яшәүчеләр Яңа елны каршы алырга ниятләгән Татарстан башкаласы Россиянең иң популяр 10 шәһәре арасына керде. Сораштыруны социаль челтәрләрдә Россиянең Tvil.ru хезмәте үткәргән.

Респондентларның 4,3 проценты Казан өчен тавыш биргән. Сораштыруда катнашучыларның күбесе бәйрәмне Санкт-Петербургта (34,5 процент), шулай ук Ялтада (18,1 процент) билгеләп үтәргә тели. Мәскәү һәм Сочи (15,5 процент) бер үк санда тавыш җыйган.

 

 

 


Фикер өстәү