Татарстанда быел узган елдагыга караганда күбрәк торак куллануга тапшырылган

2 млн 197 мең квадрат метр. Татарстанда торак төзелеше программалары буенча шулкадәр торак файдалануга тапшырылган. Бу күрсәткеч узган елгыдан 18,5 процентка күбрәк һәм еллык планның 75 процентын тәшкил итә. Биектау, Тукай, Апас районнарында йортларны кулланышка тапшыру планы тулаем үтәлгән. Хөкүмәт йортындагы «шимбә киңәшмәсе»ндә торак төзелеше буенча хисап тоттылар.

Коронавирус аркасында килеп туган вазгыятькә карамастан, республикада төзелеш программаларын гамәлгә ашыру график буенча дәвам итә.
− 2020 елда 1 млн 317 мең кв. метр мәйданны тәшкил иткән 177 күпфатирлы торак йортны файдалануга тапшыру каралган. Бүгенгә 837 мең кв. метр мәйданлы 119 күпфатирлы торак йорт тапшырылган, бу планның 64 процентын тәшкил итә. Шәхси торак төзелеше линиясе буенча план 88 процентка үтәлгән: 1 млн 225 мең кв. метр мәйданлы 9 мең 427 шәхси торак йорт файдалануга тапшырылган, – дип сөйләде үз чыгышында Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин.
Ел башыннан Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 1128 тикшерү үткәргән. Хезмәт урынында иминлек кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 125 карар чыгарылган һәм 5,3 млн сумлык штраф салынган.
Татарстанның Баш инвестиция-төзелеш идарәсе дәүләт программалары буенча төзелә торган объектларда 2318 тикшерү оештырган. 496 хокук бозу очрагы ачык­ланган. Шуларның 450се хәл ителгән.
Марат Айзатуллин шул исәптән социаль-мәдәни объектларны төзү программаларын гамәлгә ашыру турында да хисап тотты. Мәсәлән, «Мәгариф» тармагы буенча планлаштырылган 22 балалар бакчасының 20сендә төзү-монтаж эше төгәлләнгән инде. «Мәдәният» тармагында авыл клублары төзелеше дәвам итә. 12 объектның алтысында эшләр төгәлләнгән. Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү буенча үз куышларын көткән 47 гаиләнең 39ына субсидияләр күчерелгән.


Фикер өстәү