В Татарстанның атказанган артисты Зөлфия Вәлиева да коронавирус белән авырган. Бу хакта ул инстаграмында видеомөрәҗәгать урнаштырган.
Зөлфия 10 көнләп авырган һәм ул көннәрнең куркыныч төш сыман үтүе турында сөйли. Ул башта пандемиягә бик ышанып бетми, юньләп сакланмый да, аның турындагы хәбәрләрне «миф» буларак кына кабул итә.
Тик авыру аны да читләтеп үтми.
— Мин сирәк авырыйм, авырсам да иң күбе 3 көн: тирлим, витамин эчәм, бер көн ятып тора идем дә һәм алга! Ә монда бар да башкача. Башта -әйе, аннары…
Бар да җитди, баштан ук дәвалана башларга кирәк. Курыкмагыз, куркыныч була, паника, хәвефләнүләр, бар да өметсез төсле, әмма хәзер күпләр дәваланган классик дәвалау юллары бар, әмма аптекада гына дару табу кыенрак, ләкин мөмкин, — дигән.
Зөлфиянең 25% үпкәсе зарарланган. Ул авыруны ничек кичерүе турында видеода барысын да сөйли. Алай-болай була калса, «Балалар мөстәкыйльме, мин аларга ни бирдем?» дигән уйларга кадәр башына килгән аның.
Ул мөрәҗәгатендә сакланырга өнди.
Бүгеге көндә ул зәһмәтле авырудан соң аякка басып килә. Аның исән-имин терелеп чыгуын теләп калабыз.