Татарстанда хатынының колагын тешләп өзгән иргә хөкем карары чыгарылган

Чаллыда хатынының колагының бер өлешен тешләп өзгән һәм күршеләренең балконын җимергән ир-атны хөкем иттеләр. Суд бу ир-атны ел ярымга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарды. Аны гомуми режимлы колониягә озаталар. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына шәһәр судында хәбәр иткәннәр.

Тикшерү ачыклаганча, май урталарында ир исерек була. Ул телевизорны бер бүләмәдән икенчесенә күчерергә маташа. Ләкин хатын моңа каршы килә. Шуннан соң ир хатынын төртеп җибәрә, егылган хатынның өстенә менеп атлана һәм бармаклары белән күзләренә баса. Хатын бик курка, ул иреннән котылу җаен таба.

Берничә көннән ир тагын исерек була. Ул хатынына ташлана һәм буа башлый. Шуннан соң ир хатынының колагының бер өлешен тешләп өзә. Хатын кабат котылу җаен таба һәм өйдән чыгып кача.
Аннары исерек ир хатынын эзли башлый. Ул хатынын күршегә кереп качкан дип уйлый, шунда бәреп кермәкче була. Ишек ачучы булмагач, ир өенә кайтып балта алып килә. Күршенең балконы аша үрмәләп кереп, стенаны җимерә башлый. Куркуга калган күрше хатын уртак коридорга чыга һәм качу җаен карый, тик тамбур ишеге бикле була.

Ярдәм сорап кычкырган тавышларны башка күршеләр ишетә, алар полиция чакыра. Шуннан соң гына исерек ирне тоткарлыйлар.

 


Фикер өстәү