Юл һәлакәтләрен киметү өчен автобус һәм йөк машиналарына тахографлар куюны таләп итәчәкләр

1 ноябрьдән авырлыгы 3,5 тоннадан артып киткән автобуслар һәм йөк машиналары хуҗаларына (физик затларга) карата яңа таләпләр үз көченә керә. Хәзер алар “тимер ат”ларына тахографлар – автомобильнең тизлеген, күпме чакрым узуын, шоферның рульдә күпме баруын, җитәрлек дәрәҗәдә ял итү-итмәвен билгеләү мөмкинлеге бирүче исәпләгечләр урнаштырырга тиеш.

Хәтерләсәгез, ил Президенты Владимир Путин февраль ахырында, юлларда үлем-китем очраклары – фаҗигагә тиң дәрәҗәдә бик күп, дип белдергән иде. “Юллардагы вазгыять, билгеле бер алга китеш күзәтелүгә карамастан, элеккечә үк, катлаулы. Һәр көн саен юл-транспорт фаҗигасендә 50ләп кеше һәлак була, 600гә якыны җәрәхәтләнә-имгәнә. Бик күп, фаҗигагә тиң дәрәҗәдә бик күп бу”, – дип басым ясап әйткән иде ул.
Президент шул чагында Хөкүмәткә һәм ведомстволарга әлеге күрсәткечне киметү чараларын эшләргә кушты. Бигрәк тә автобуслар һәм йөк машиналарының аварияләргә эләгүе куркыныч, чөнки мондый һәлакәтләр бик күп корбаннарга китерә бит.


Фикер өстәү