Арча педагогия көллияте ничек грантлы һәм остаханәле булган?

Һөнәри остаханәләр ачылу Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте тарихына истәлекле вакыйгаларның берсе булып язылачак. Бернинди мөгез чыгару түгел бу. Көллият директоры Гөлнара Гарипова әйтүенчә: «Алар барысы да нәкъ менә шушы уку йортында алына торган һөнәрләрне камилләштерү өчен, ягъни башлангыч сыйныфларда белем бирү, мәктәпкәчә тәрбия, мәктәптә музыка укыту, физик культура, спорт һәм фитнес компетенцияләре буенча эшләнгән».

Шактый зур чыгымнар таләп иткән бу яңалык көллияттә ничек пәйда булды соң әле? 2019 елда уку йорты, һөнәри белем бирү оешмаларының матди-техник базасын заман таләпләренә яраклаштыру максатыннан оештырылган «Яшь профессионаллар» федераль проектында катнашып, республикабызда беренчеләрдән булып, дәүләт гранты отты. Аңлашыла ки, 2020 ел көллияттә шушы грантны гамәлгә ашыруга багышланды: «Ворлд­скиллс» Россия стандартлары нигезендә остаханәләр оештырылды һәм алар заманча техник җиһазлар белән тәэмин ителде.
Сүз дә юк, мондый остаханәләрнең матди-техник базасы педагогик хезмәткәрләргә, студентларга белем бирү процессын һәм программаларын гамәлгә ашырырга, аттес­тация процедураларын үткәрергә ярдәм итәчәк. Шулай ук бу яңалыктан педагоглар белән хезмәттәшлек итүче физик һәм юридик затлар, шул исәптән гомуми белем, өстәмә белем бирү оешмалары һәм башкалар да файдалана алачак. Кыскасы, остаханәләр бик күп нәрсәләргә ярдәм итәчәк. Мәсәлән, укытучылар әзерләүнең сыйфатын үстерергә, белгечләрнең квалифика­ция­сен күтәрергә, һөнәргә яңадан әзерләү буенча программалар төзергә, укучыларга һөнәри юнәлештәге чаралар уздыру өчен шартлар тудырырга… Бу исемлекне, әлбәттә инде, бик озак дәвам иттерергә булыр иде.
Әлеге проект укытуның эчтәлеген һәм сыйфатын югары стандартларга җиткерү бурычын да хәл итә. Электрон укыту һәм дистанцион белем бирү технологияләрен гамәлгә кертү өчен кирәкле шартлар тудыра. Чыгарылыш студентларының белемен бәяләргә «Ворлдскиллс» методикасы буенча заманча технологияләр кертелә. Өстәмә белем бирү программалары электрон укыту һәм дистанцион белем бирү нигезендә гамәлгә ашырылачак. Бу исә программалар исемлеген тагын да киңәйтергә мөмкинлек бирә: ерак районнарда яшәүчеләргә, инвалидларга, мөмкинлекләре чикле затларга һәм башка категориядәге гражданнарга, шул исәптән вируслы инфекцияләр таралу куркынычы зур булган очракларда, алардан һәркем файдалана алачак.
Күрсәтмә имтихан форматында аттестация сынауларын узган чыгарылыш укучылары, компетенцияләр паспортына (SkillsPassport) ия булып, Competition Information System (CIS) халыкара мәгълүмат системасына да керә ала. Бу алдынгы предприятиеләргә – эш бирүчеләргә кадрлар эзләү һәм сайлап алу өчен яшь һөнәр ияләренең мәгълүматлар базасына керү мөмкинлеген тудыра.
Инде эшләнгән эшләр дә бар. Көллияттә регионда ихтыяҗ зур булган педагогик һөнәрләр буенча 30дан артык кыска вакытлы яңадан әзерлек һәм квалификация күтәрү программалары да эшләнде һәм гамәлгә ашырыла башлады.

Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү