Әти-әниләре алимент түләмәгән балаларга Владимир Путин ярдәм күрсәтергә кушты

Россия Президенты Владимир Путин 1 августка кадәр хөкүмәткә  ата-анасы алимент түләмәгән балаларга ярдәм күрсәтү буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты. Бу турыда Кремль сайтына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

«Алдан биргән йөкләмәләрне исәпкә алып, ата-анасы алимент түләмәгән балаларга адреслы ярдәм буенча тәкъдимнәр әзерләргә, шул ук вакытта алимент түләргә тиешле һәм тулы күләмдә түләмәгән кешеләргә административ һәм җинаять җаваплылыгы чаралары сакланырга тиеш», — дигән ул.

Әлеге мәсьәлә буенча премьер-министр Михаил Мишустин җаваплы булачак.
Бу күрсәтмә 2021 елның 1 августына кадәр үтәлергә тиеш.


Фикер өстәү