Венера Гәрәева үлеме алдыннан Сәйдә Мөхәммәтҗановага: «Миннән соң син өйрәтерсең…»

Югалтулар елы. Бу елны башкача атап та булмый. Инде менә тагын… 77 яшендә Татарстанның халык артисты, педагог, хормейстер Венера Гәрәева китеп барды. Замана зәхмәте аны да аямады.

Милли сәнгать дип янып яшәгән, сәхнәдә талантлы кеше күренсә, сабый баладай сөенгән башка кеше булмастыр инде ул. Шөкер, күңел хәзинәсендәге җәүһәрләрне тапшырып калдырырлык яшьләрне үзе янында туплый алган икән.
Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов мәрхүмәне гомерен ансамбльгә багышлаган кеше дип искә алды:
– Ул минем терәгем, киңәшчем, ансамбльнең байлыгы иде. Мин, һич курыкмыйча, аны изге кеше дип авыз тутырып әйтәм. Чөнки һәрбер кешегә кулыннан килгәнчә ярдәм итә, гомумән, «юк» дип әйтә белми иде. Яшьләргә белгәнен тапшырып калдырырга тырышты. Алай гына да түгел, ул – зур бер плеяданы дөньяга чыгарган кеше. Татарстанның халык артистлары Шамил Әхмәтҗанов, Ания Туишеваны ул танытты. Яшьләр белән көн-төн эшләде, тырышты, тырмашты. Кызганыч, ул Татарстан милли хәзинәсендә озын көйләр башкару осталарының соңгысы иде. Без нинди зур югалту кичергәнебезне вакыт узгач кына аңларбыз әле. Минем бөтен ансамблем елый. Хастаханәдән алып чыгарга әзерләнеп, өенә бөтен кирәк-яракны китерткән идек, менә шундый хәбәр алдык… Ул хастаханәдә дә көрәшче булды, тырышты, тик заман зәхмәте мәкерлерәк булып чыкты…


Венера Гәрәева белән соңгы очрашуда ул талантлы кызыбыз Сәйдә Мөхәммәтҗанова турында бик яратып сөйләгән иде. Аны «татарның өмете» дип атады. Баксаң, шактыйдан бирле җырчы кызга вокал дәресләре биргән, үзе белгәнне аңа тапшырырга тырышкан икән. Сәйдә бу югалтуны бик авыр кичерә:
– Без аның белән соңгы тапкыр июль урталарында очраштык. Өйрәнгән соңгы җырыбыз – «Болын» татар халык җыры булды. Гел аралашып яшәдек. Өйрәткән җырлары да бихисап: «Гөлҗамал», «Сәхтиян читек», «Бөдрә тал» «Тау астында», «Кар суы», «Ак чук», «Мәхәбәт җыры», «Казан сөлгесе», «Зөбәрҗәт», Зөләйха»… – аларны санап бетерерлек түгел. Венера апа барысының да ноталарын бирде, папкага җыеп барырга кушты. «Мин исән чакта өйрәнеп кал», – дип кабатларга ярата иде. Соңгы очрашканда да: «Татар халкының мирасы бик бай, мин сиңа мөмкин кадәр күбрәк өйрәтергә тырышырмын, миннән соң син өйрәтерсең», – дип әйткән иде. Миңа бик авыр… Без, ул авырып киткәч тә, элемтәне өзмәскә тырыштык, әнием хастаханәгә барып йөрде. Ә бу юлы соңгы тапкыр күрешермен дип күз алдына да китермәгән. Бер көн алдан гына хастаханәгә барып, хәлен белеп кайтты, кул болгап, елмаеп озатып калды дип күңеле булган иде. Чирен җиңә, шөкер дип, бергәләп сөендек. Ләкин… Без бер төрле уйлыйбыз, гамәлдә икенче төрле килеп чыга шул.

Композитор Эльмира Галимова да милли фольклорны аның кебек белгән һәм тормышта кулланган башка кеше юк дигән фикердә:
– Казан музыка көллиятен тәмамлаган студентлар – без барыбыз да аңа хор дәресләренә йөрдек. Ул гомер буе музыка көллиятендә укытты, шулай ук ансамбльдә хормейстер булып эшләде һәм ансамбль репертуарын ул безгә дә өйрәтергә тырыша иде. «Сакмар су», «Ашказар», «Әллүки»… Студентларны әнә шундый җырларда тәрбияләде, күңелләренә кереп калсын дип тырышты. Бу әсәрләрне күп тавышларга бүлеп, гаҗәеп бер күренеш тудыра иде. Әзһәр абый Абдуллин, Александр Ключарев эшкәртмәләре белән эшләргә яратты. Үзе дә әсәрләрне күп тавышка әзерләгәне булды. Без аны бөтенебез дә үлеп ярата идек. Карлыгандай кара күзләре, җылы карашы һаман күз алдында… Студентлар – шук халык бит инде. Ачуын кузгаткан чаклар да була. Ул, бик каты ачуы чыкса да, бөтен сабырлыгын җыеп, аңлата, кешене кимсетеп сүз әйтми иде. Тормыштан мисал китерә һәм сезне дә шул көтмиме дип, сорау калдыра иде. Шуңа күрә фәлсәфи карашлы, тормышның асылын аңлый торган, әни кебек якын олы педагог булып күңелгә кереп калды. Ул һәрберебезнең үзенчәлеген тапты һәм аны үстерергә ярдәм итте. Кемнедер халык җырларын башкаручы буларак ачты, миңа, мәсәлән, фольклор әсәрләргә нигезләнеп, күләмле әсәрләр яз әле син, дип киңәш бирә иде. Венера Гәрәева музыка көллиятенең визит карточкасы, алыштыргысыз педагогы иде. Аның эштән киткәнен белгәч шаккаттым, чөнки көллияттә гомер буе эшләргә тиеш иде кебек. Ник дигәндә, аның кебек белемне бөтен кеше дә бирә алмый. Милли фольклорның бөтен үзенчәлеген белгән һәм аны практикада кулланган кеше дә бүтән юк кебек.

Җырчы, педагог Айгөл Гардисламова Венера ханымның үз укучыларының барысын да белгәнен, чәчкәләр алып, концертларына килгәнен искә алды:
– Көллияттә иң беренче каршы алган остазым иде ул минем. Кабул итү имтиханнарын алып, гомер буе безне озата барды. Бүген минем репертуарым бар икән, анда да – аның кулы, аның тырышлыгы. Көллиятне тәмамлагач та элемтәбез өзелмәде, нинди сорау белән мөрәҗәгать итсәм дә, булыша иде. Мин катнашкан конкурсларга, имтиханнарга йөрде. Аның барлыгын тою да көч бирә иде. Концертларга чәчкәләр алып килде, олы башын кече итеп, иҗатымны күзәтеп барды. Кешелекле, олы йөрәкле иде. Музыка көллиятенә укытырга килгәч тә: «Ярдәм итәм, тартынма, сорауларың булса, әйт», – дия иде. Эшемне аның киңәшләрен тотып башладым. Минем өчен генә түгел, бөтен милләт өчен авыр югалту бу.
Венера Гәрәеваны белмәүчеләр дә табылыр, бәлки. Чөнки үзен күрсәтә белмәгән, хезмәте өчен түләүләр, мактаулар, бүләкләр дауламаган тыйнак остаз ул. Пәрдә артында калган олы шәхес. Әгәр нинди дә булса концертта шомырт кара чәчләрен икегә аерып тараган, җыйнак гәүдәле, үткен карашлы ханым күренгән икән, димәк, бу концертта аның укучысы катнаша дигән сүз. Бу инде әлеге концертның мәгънәле, затлы булачагын аңлата иде. Карашлар концерт залларыннан аны бик озак эзләр әле… Тик ул булмас шул инде. Җаны тыныч, урыны оҗмах түрләрендә булсын, искә алуыбыз рухына дога булып барсын иде инде. Безгә эшләрен барлыйсы, мирасын туплыйсы, әманәтен үтисе генә кала…
Мәрхүмә туган авылы – Саба районының Өчиле авылы зиратында җирләнде.

Гөлинә Гыймадова

Фото: https://www.tatar-inform.ru/news/culture/26-10-2020/ushla-iz-zhizni-narodnaya-artistka-tatarstana-venera-garaeva-5781285


Фикер өстәү