Сатырга рөхсәт бирмәгән өчен улы әнисенең фатирына ут төрткән

Мәскәүдә яшәүче ана белән улы арасында чыккан низаг җинаять эше ачуга сәбәпче булган. Бу хакта РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

Крупская урамында ана белән улы фатирны сату мәсьәләсендә бәхәсләшкәннәр. Әнисе фатирларын сатарга рөхсәт бирмәгән.

Улы фатирдан чыгып китеп бераз вакыт үткәннән соң, төтен исе килә башлаган. У фатир ишегенә ут төрткән. Бәхеткә, әллә ни зур зыян килмәгән. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.


Фикер өстәү