Леонид Слуцкий: «Мин – шампан шәрабенә ияләшкән кеше. Ярый, алайса, бу юлы судан башлыйк»

Ике сезон рәттән ил чемпионы булып танылган «Зенит»ның 2018 елның декабреннән бирле үз кырында оттырганы юк иде. Ул вакытта Санкт-Петербургта Корбан Бәрдыев җитәкчелегендә чыгыш ясаган «Рубин» җиңү яулады. Бу юлы Казан командасы Леонид Слуцкий белән уңышка иреште. Матчтан соң уенчылар баш тренерны суда коендырды. «Зенит»ның остазы Сергей Семак исә күбрәк зыян күрергә мөмкин.

Узган атнада Европаның төп ике турниры – Чемпионнар Лигасы һәм Европа Лигасы уеннары башланды. Россия командалары дүрт уен уздырды һәм аларның берсендә дә җиңү яулый алмады: өч ничья һәм бер җиңелү. Кыскасы, үз хәлебезне аңларлык булды. Җиңүне «Зенит»тан көткәннәр иде. Әмма Россиянең иң бай клубы үз кырында Бельгиянең «Брюгге» уенчыларына оттырды. Әлеге матчтан соң футбол җәмәгатьчелеге Санкт-Петербург футболчыларына ташланды: аларны интернетка кермәслек, телевизор кабызмаслык хәлгә китерде. Барысы да «Зенит» катнашында узасы киләсе уенны көтте. Миллионерлар сабак алырмы, янәсе. Шул рәвешле, «Рубин» да авыр хәлдә калды. Бер яктан, «Брюгге» Санкт-Петербург командасын ничек итеп отарга мөмкин икәнне күрсәтте. Икенче яктан, «Зенит» уенчылары ничек тә үз тамашачысы, аннан бигрәк спонсорлары алдында акланырга тырышычак иде.

Матч алдыннан хуҗалар составында Сәрдар Азмунның чыгыш ясамаячагы билгеле булды. Заманында ике мәртәбә Казанда уйнап киткән Иран егете «Зенит»ның һөҗүмдәге төп көче санала. Аның урынына чыккан Александр Ерохин исә «Рубин» капкасына беренче тупны кертте. Үкенечле гол. Ник дигәндә, Казан командасы мәгънәлерәк уйнарга тырышты һәм өстенлек кунаклар ягында иде. Җавап тубын керткәнче, Слуцкий футболчылары ике мәртәбә капка баганасының чыдамлыгын тикшереп карады. Аннары исә Деспотович «Рубин»дагы бишенче тубын кертте. Казан командасына җиңү алып килгән туп исә моңарчы иң еш тәнкыйть ителгән уенчыларның берсе – сакчы Йевтич исәбендә. Тагын бер туп кертергә әлеге дә баягы капка баганасы комачау итте.

Очрашудан соң футболчылар сөенечтән Леонид Слуцкийның өстенә су сипкән. «Мин – шампан шәрабенә ияләшкән кеше. Ярый, алайса, бу юлы судан башлыйк», – диде сүз өчен кесәгә керми торган остаз. Ә менә «Зенит»ның баш тренеры Сергей Семакның хәле бер дә шаярырлык түгел. «Рубин»га каршы узган очрашудан соң аны эштән алу турындагы сүзләр тагын да ешрак ишетелә башлады: күп акча сарыф итеп корылган команда Россия чемпионатында җиңү белән чикләнергә тиеш түгел, диләр.

Әлеге очрашудан соң премьер-лигада беренче урынга «Спартак» чыкты. «Рубин» исә тугызынчы урында калды. Казан командасы көчле көндәшләргә каршы яхшы уйный. Ә менә уртакул командалар белән очрашкач, өстенлектән очколар ясый алмый. Өскәрәк күтәрелү өчен әнә шул сыйфат кирәк. Андый мөмкинлек бу атнада Казанда «Арсенал»га каршы узасы уенда булачак.

Леонид Слуцкий, «Рубин»ның баш тренеры:

– Әгәр мөмкинлекләрдән яхшырак файдалансак, турнир таблицасында да өстәрәк урнашыр идек. Уен канәгатьләнерлек, ә менә очколар һәм бүгенге урыныбыздан – юк. Яшь уенчыларның осталыгы да, характерлары да ныгыр дип уйлыйм. Шуннан соң нәтиҗә дә булачак инде.

Фото: rubin-kazan.ru


Фикер өстәү