Ана капиталыннан айлык түләү алуны туктатып буламы?

Мин икенче балам белән декретта утырам. Ярты ел инде балалар өчен бирелгән ана капиталы акчасыннан айлык түләү алам. Шул түләүне туктатып, калган акчаны торак өчен ипотекага күчерергә мөмкинме?

Алсу Мусина. Казан

Сорауга Казандагы Яңа Савин районы Пенсия фондының социаль түләүләр бүлеге җитәкчесе Венера Төхвәтуллина җавап бирә.
– Ана капиталы хисабыннан айлык түләү алган очракта, аннан теләсә кайсы вакытта баш тартырга мөмкин. Сезгә моның өчен Пенсия фонды бүлегенә килеп, гариза тапшырырга кирәк. Айлык түләү гариза биргәннән соң, икенче айдан туктатыла. Ана капиталы акчасының калган өлешен кулланырга тиешле теләсә кайсы юнәлештә файдаланып була. Аның белән гаиләнең торак хәлләрен яхшырту максатыннан, торак сатып алу, йорт төзелешенә тоту өчен алынган кредитны яисә ипотеканы да капларга мөмкин.


Фикер өстәү