Яңа чикләүләр гамәлгә керде: битлекне бөтен җирдә киясе, кафе-рестораннарга да төнгә калмый гына йөрисе

Россиядә коронавирус инфекциясе таралуга бәйле яңа чикләүләр гамәлгә керде. Роспотребнадзор идарәсе бөтен ил буенча битлек киеп йөрүне мәҗбүри итте. Шулай ук ресторан һәм кафеларга хәзер төнлә эшләү тыелган.

28 октябрьдән Россиядә кеше күпләп җыелган урыннарда, транспортта, парковкаларда һәм лифтларда да битлек киеп йөрергә кирәк булачак. Күңел-ачу чаралары, тамашалар оештыру, кафе-рестораннар эшенә чикләүләр бар. Хәзер 23.00дән иртәнге 6га кадәр аларга хезмәт күрсәтү тыела. Шулай ук җәмәгать транспортында, сәүдә, туклану, кешеләр күпләп була торган урыннарда дезинфекцияләү эше көчәйтеләчәк.
Битлек кию гомерлеккә калырмы дип ах-ух килүчеләр дә бардыр. Роспотребнадзор идарәсе башлыгы Анна Попова әйтүенчә, мондый хәлнең булуы икеле, үзеңне саклауның башка юллары да уйлап табылыр, дип өметләндерде. Битлек кию COVID-19дан вакцина барлыкка килгәнче кирәк, ди белгеч.
Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы Марина Пятшина сүзләренә караганда, республикада битлек кию мәсьәләсендә иң җитди чаралар күрелә. Кагыйдә бозучыларга карата иң күп беркетмәләр дә бездә төзелгән. Патяшина фикеренчә, башка төбәкләр белән чагыштырганда, авыручылар саны азрак арту да шуңа бәйле.
Хәлләрнең шактый җитди булуын саннар да сөйли. Пандемия башланганнан бирле коронавирус 43 миллионнан артык кешедә расланган. Үлүчеләр саны – 1,1 миллионны тәшкил итә. Россиядә COVID-19 аркасында үлем-җитемнәр саны буенча кичә абсолют рекорд теркәлде. Узган тәүлектә коронавирус белән чирләүче 320 кеше вафат булган. Бер тәүлектә чирдән терелеп чыгучылар саны – 12 меңнән артык.
27 октябрьгә караган мәгълүматларга күз салсаң, Татарстанда узган тәүлектә 45 кешедә коронавирус инфекциясе расланган. Авыручыларның икесе – балалар. 10 сырхау хастаханәгә озатылган, калганнары үзизоляция шартларында дәвалану уза. Иң күп чир йоктыру очраклары, гадәттәгечә, Казанда. Берешәр очракта Аксубай, Әлмәт, Апас, Буа, Кукмара, Нурлат, Саба һәм Тукай районнарында ачыкланган. Хәзерге вакытта Татарстанда коронавирустан 1034 кеше дәвалану уза.
Татарстанда ОРВИ һәм грипптан зарланучылар саны арткан. Кешеләр табибларга ешрак мөрәҗәгать итә башлаган. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина әйтүенчә, быел сезонлы чирләр белән авыру коронавирус инфекциясе күтәрелеше белән бергә бара. ОРВИ сезоны быел бер айга иртәрәк тә башланган, бу да медицина вәкилләренә мөрәҗәгать итү күрсәткеченә тәэсир иткән.

 

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү