Сөлек салып кына үпкәне дәвалап булмый

Татарстанда 2200гә якын кеше ковидтан һәм вируслы пневмониядән соң, медицина оешмаларында тернәкләнү узган. Республикада реабилитация буенча махсус комплекслы программа да эшләнде. Әлеге программаны төзүдә актив катнашучыларның берсе – Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина һәм тернәкләндерү буенча штаттан тыш баш белгече Резедә Бодрова.

Аның әйтүенчә, республикада бу эшкә 52 дәвалау оешмасы керешкән. Байтак районда бүлекләр ачылган. Казан читендәге Петровский бистәсенә урнашкан «Нехама» санаторие дә, дәүләт гарантиясе буенча, шул эш белән шөгыльләнә. Анда тернәкләнү узучыларга да акча түләргә кирәкми.
– Тернәкләнүгә гадәттә, хәлем юк, элек җиңел генә башкарган эшләрне хәзер авырлык белән эшлим, йокым бозылды, төннәр буе йоклый алмыйча чыгам, хәтер начарланды, дип килеп керәләр, – ди Резедә Бодрова. – Аз гына йөрсәм дә, тын кысыла, сулыш алу авыр, чир китте, ютәл калды, озакка сузылды, һаман бетми, дип зарланучылар да бар.
Таҗвирустан соң депрессиягә бирелүчеләр дә юк түгел. Андый кешеләргә психологлар булыша. Кайчакта ковид белән авырган кешенең каядыр барып тернәкләнү узып йөрергә хәле дә, теләге дә булмый. Белгечләрдән ярдәмне аларның якыннары сорый икән. Монда килгәч, йөрүнең, физик күнегүләрнең, дөрес сулыш алу күнекмәләренең файдасын тиз сизәләр.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының гомумпрактика буенча штаттан тыш баш белгече Люция Фәйсханова әйтүенчә, табибка бармыйча гына өйдә үз белдеге белән дәваланучыларда еш кына төрле формадагы өзлегүләр килеп чыга. «Авырый башлагач ук сырхауханә белгечләренә мөрәҗәгать итмичә, башкалар киңәшен тыңлап дәваланучылар байтак», – ди белгеч. Коронавирус инфекциясен бигрәк тә олы кешеләрнең, ир-атларның, икенче тип диабет белән чирләүчеләрнең, хроник үпкә чире булганнарның, юан гәүдәлеләрнең авыр уздыруын әйтә ул. Болардан тыш, инфаркт, инсульт кичергән кешеләрдә дә өзлегүләр килеп чыга. Авыру кеше исә үзенчә дәвалануны табибларның чакырган вакытта килмәве, сырхауханәләрдә чират булу, белгечкә тиз генә язылып булмау белән аңлата.
– Участок табибларының чакыргач ук килеп җитә алмавын бик яхшы аңлыйбыз, тик халык та аңласын иде: белгечләр дәвалау оешмасында да хезмәт күрсәтә, өйгә дә йөри. Алар тәүлек буе эшли дисәң дә була, килгәннәрен тыныч кына көтәргә туры киләчәк. Табиб килгәнче теләсә нинди дару, бигрәк тә антибиотик эчү зыянлы. Антибиотикны ковид яки вируслы пневмонияне дәвалаганда кулланмыйлар. Чир катлауланган очракта гына төп дәвага кушып билгеләргә мөмкиннәр, – ди Люция Фәйсханова.
Медицина фәннәре кандидаты, табиб-гематолог Светлана Сафиуллинаның ковид белән чирләүчеләрнең каны куеруы хакында элек тә сөйләгәне бар иде. Шуның аркасында күпмедер вакыттан соң үпкә, йөрәк кан тамырларында микротромбоз башланырга һәм инфакт, инсульт булырга мөмкин.
– Бәлки кайчандыр инфаркт кичергәнсездер, кан тамырлары варикозыннан интегәсездер, кан куеру куркынычы зурдыр, болар хакында табибны кисәтегез. Дөрес дәваланганда үпкәгә зыян килми, – ди табиб-гематолог. – Дәвалау оешмасында ятканда башка дарулардан тыш, кан сыеклагыч препаратлар да билгелиләр. Аларны госпитальдән чыккач та, ике атнадан кырык көнгә кадәр эчүне дәвам иттерергә кирәк.
Белгеч фикеренчә, йөкле хатын-кызларга да ковид белән авырганда кан куеру куркынычы яный. Аларга даруларны шулай ук бик саклык белән генә билгелиләр. Чирне җиңелчә үткәрүчеләргә, яшьләргә, актив тормыш алып баручыларга кан сыеклагыч дарулар эчәргә кирәкми. Бездә аспирин даруы бик популяр. «Аспирин белән дә бик сак булыгыз. Температура күтәрелгәндә аспирин урынына парацетамол эчү күпкә яхшырак. Организмга су да җитәрлек керергә тиеш. Әйтик, 80 килограмм авырлыктагы ир-атка көнгә кимендә 2,5 литр су эчү зарур», – дип кисәтә Светлана Сафиуллина.
Пандемия чорында авыручылар күп булган кебек, фәлән схема буенча дәваланыгыз, дип киңәш бирүчеләр дә күбәйде. Инстаграм битләрендә, социаль челтәрләрдә дарулардан тыш, витаминнар алып эчәргә кыстыйлар. Светлана Сафиуллина, безнең төбәктә яшәүчеләр организмына Д витамины җитмәвен һәм шуңа күрә аны көздән башлап язга кадәр кулланырга кирәклеген әйтә. «Башка витаминнарны кыска вакыт аралыгында, аз күләмдә эчегез яки алар урынына күбрәк азык-төлек, яшелчә, җиләк-җимеш кулланыгыз», – ди ул. Канны чистарта дип, сөлек, озон дәваларын тәкъдим итүчеләр дә очрый. «Аларның зыяны юк, әмма пневмониядән дә, ковидтан да төп дәвалану чарасы булып тормыйлар. Тәнгә сөлек салып кына вируслы пневмониядән терелеп булмый», – ди Резедә Бодрова.

Фәния Арсланова


Фикер өстәү