Акча өчен гариза тапшырасы юк

Россия Президенты Владимир Путин гариза тапшырмыйча гына балаларга пособиеләр түләүне ярты елга озайткан. Бу җәһәттән тиешле документ Хокукый мәгълүматлар рәсми порталына урнаштырылган.

Биредә сүз гаиләдә 3 яшькә кадәрге беренче һәм икенче балага түләүләрне озайту турында бара. Әлеге пособие 1 апрельдән 1 октябрьгә кадәр гамәлдә булып килде. Шул ук вакытта бу акча җан башына туры килә торган кереме ике яшәү минимумыннан артмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче сабыйларга бирелде. Менә хәзер аларга 2 октябрьдән гаризаны яңадан тапшыру кирәк булмаячак. Пособиеләрне автомат рәвештә озайту коронавирус инфекциясе көчәю аркасында социаль элемтәләрне чикләүгә бәйле.
Билгеле булганча, элегрәк Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә балалар өчен яңа пособие түләү мәсьәләсе буенча эшләргә кушкан иде. Аны 7 яшькә кадәрге балалары булган ата-аналарга уртача хезмәт хакының 100 проценты күләмендә түләү тәкъдим ителә.


Фикер өстәү