ЮХИДИдә чират торырга туры киләчәк

Татарстан Дәүләт автомобиль инспекциясе фәкать «тере чират» буенча кабул итә.

Тик вакытлыча уңайсызлык кына бу. Техник төзексезлекләр килеп чыгу аркасында, ЮХИДИгә Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы аша язылып булмый. Ләкин бирегә килүчеләргә шикләнергә урын юк: коронавирус таралуга каршы көрәшү максатында барлык чаралар катгый төстә үтәлә.
Төзексезлекне бетергәч, гаризаларны һәм кирәкле документларны элеккечә үк, портал аша тапшырырга, кабул итүгә дә шуның аша гына язылырга мөмкин булачак.


Фикер өстәү