Татарстанда коронавирустан 84 һәм 79 яшьлек әбиләрнең гомерләре өзелгән.
1936 һәм 1941 елгы коронавирус йоктырган хатын-кызларны хастаханәгә китергән булганнар. Алар икесе дә хроник йөрәк-кан тамырлары авырулары кискенләшүдән вафат булганнар.
Үлем сәбәбен патомоанатомик экспертиза раслаган.
Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 109га җиткән.