Биш районда Татарстан Халыклар ассамблеясы вәкиллеге ачылды

Татарстан Халыклар ассамблеясы республика Президенты Рөстәм Миңнехановның киләсе елны Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак игълан итү турында тәкъдимен беренчеләрдән булып хуплады һәм аны үткәрү буенча үз тәкъдимнәрен дә әзерләде. Бу хакта кичә Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклар ассамблеясы советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Ассамблея советы белән милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча ведомствоара эш төркеменең уртак утырышында белдерде. Чара Питрәч районында узды.
Шулай итеп, милли-мәдәни автономия җитәкчеләре, ассамблеяның яшьләр «канаты» әгъзалары, башкарма хакимият органнары һәм муниципалитет вәкилләре пандемия шартларында Халыклар дуслыгы йортларының эшчәнлеген тормышка ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышты. Әйтергә кирәк, районнарда ассамблея советы күчмә утырышларын уздыру инде традициягә әйләнде. Милли-мәдәни автономияләр вәкилләре Питрәчтәге коллегаларының эше белән танышты, мәгариф оешмаларында һәм туган якны өйрәнү музеенда булды.
Утырышта ассамблея әгъзалары «Халыклар бердәмлеген саклау һәм ныгыту өчен» дигән күкрәккә тагу билгесен гамәлгә кую тәкъдиме белән чыкты. «Татарстанда үзләренең көндәлек хезмәте белән милли тел һәм мәдәниятне сак­лауга, милләтара тынычлык-татулыкны ныгытуга зур өлеш кертүче кешеләр яши, – дип билгеләп үтте ассамблеяның башкарма комитеты башлыгы Константин Яковлев. – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында мондыйларны күкрәккә тагу билгесе белән бүләкләү зур әһәмияткә ия булачак».
Татарстан Премьер-минис­тры урынбасары, эш төркеме рәисе Васил Шәйхразиев билгеләп үткәнчә, быел декабрь аенда Татарстан Президенты рәислегендә ведомствоара эш төркеме утырышын үткәрү күздә тотыла. Анда Татарстанда этномәдәни үсеш һәм тел сәясәте мәсьәләләрен карау планлаштырыла.
Совет утырышында Татарстан Халыклар ассамблеясының тагын биш вәкиллеген ачу турында карар кабул ителде. Зәй, Баулы, Питрәч, Аксубай һәм Кайбыч районнарында Татарстан Халыклар ассамблеясының яңа вәкиллекләре эшли башлаячак. Шулай итеп, хәзер андый оешмалар 26 районда бар. «Районнарның халыкларны саклау һәм үстерү юнәлешендәге эшләрен көчәйтү буенча бик зур теләгенең дәлиле бу», – диде Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.
Ул оешма эшчәнлеген киңәйтүне болайрак аңлатып үтте: «Этносара һәм конфес­сия­ара хезмәттәшлекне ныгыту республикабыз тормышында мөһим роль уйный. Бу юнәлештә ассамблея һәм Халыклар дуслыгы йортлары зур эш алып бара. Чирек гасырдан артыграк вакыт дәвамында ассамблея Татарстан халыкларының күпмилләтле хәрәкәтен туплау үзәгенә әйләнде. Без аның тирәсенә якынча 240 милли-мәдәни берләшмәне туплауга ирештек».
Дәүләт Советы Рәисе әйтүенчә, Татарстанда милли сәясәтне тормышка ашыру елларында җәмәгатьчелек игътибарын милләтара татулыкны ныгытуга, кешеләрне мәдәният, тел, тарихи хәтер, барыбыз өчен дә уртак рухи-әхлакый кыйммәтләр тирәсенә юнәлтүгә ирешелде.

Сан
Татарстанда онлайн рәвештә уздырылган милли бәйрәмнәрне
3 280 000 кеше тамаша кылган.


Фикер өстәү