Әниемнең терәге булып калдым

 «Җир кешесе» номинаиясенә

      Сүзем – Саба районы Эзмә авылында бәхетле картлык кичергән Мәсгут Нурислам улы турында. Ни кызганыч, бу язманы күрә, укый алмыйча, ул безнең арабыздан китеп барды. Авыр туфрагы җиңел булып, тормыш иптәше Флёра апаның, балаларының  хәер-догалары шушы язмабыз аша  барып ирешсен иде дигән теләктә калыйк.

«Әнием Бибифатыйма Хуҗиәхмәт кызы  Саба районы Курсабаш авылында  1915 елда гаиләдә бишенче бала булып якты дөньяга килгән. Гаиләләре ишле, бик тырыш булган. 1934 елда ул Эзмә авылына Нурислам Шәйхетдин улына кияүгә чыга. Үзе сарык фермасында сарык маллары карый, ә тормыш иптәше заманы өчен бик оста тегүче була. Күпчелек гомерен чит җирләргә чыгып, кешеләргә кием-салым тегү белән шөгыльләнә. Гаиләдә иң өлкәне булып, мин 1935 елда туганмын, миннән соң  ике энем – Фиргат, Рәшит һәм сеңлем Зәфирә дөньяга килгән. Элекке заманнарда бала карап өйдә утыру булмаган бит инде, шуңа да безне күпчелек әтиемнең әнисе Сәхибкамал әбием тәрбияли иде. Авылда ул вакытларда тормышлар авыр булса да, әтием белән әнием эшләгәч, ашау яклары ул кадәр кысынкы түгел иде әле.

Ләкин бик күп гаиләләргә кара кайгы китергән сугыш  башланды. Әтием Нурислам  өяздә  була. Бу хәбәрне ишетүгә, тизрәк өенә кайту ягын карый. Балаларын кочып бер сөясе, тормыш иптәше Бибифатыйманы  иркәлисе, яраткан өй кайнатмалары белән тәмле итеп чәй эчәсе килә. Мәсгут абый, әтисенең кайтканын ишетеп, өйләренә чаба һәм  кочагына ташлана. Әтисе аны бик озак   җылы кочагында тота, мөгаен, улын соңгы тапкыр күрүен сизенгәндер. Аны, чыннан да, сәгате-минуты белән алып китәләр. Ул вакытта законнар кырыс була шул. Шулай итеп ул өенә кереп бер чынаяк чәй дә эчә алмый, ә мунча керүне әйтәсе дә юк инде. Икенче көнне әтиемнең Шәмәрдән бистәсеннән китәчәген аңлап, иртән иртүк ат җигеп, әнием белән шунда мендек. Очрашу бер мизгеллек кенә булды, икесенең дә күзләрендә яшь иде. Әтиемнең: «Фатыйма, балаларны сакла, ничек булса да үстереп кеше ит»,  – дип әйткәне һаман да колак төбемдә. Шул китүеннән әтиемнең өч хаты гына килде.

Гаиләдә өлкән бала булгач,  мин әниемнең уң кулына әйләндем. Хуҗалыктагы ир кеше эшләре минем җилкәгә күчте,  өстәвенә өйдәге  энеләрем-сеңлем өчен дә мин җаваплы идем. Әнием башка хатын-кызлар белән көн-төн фронт өчен, җиңү өчен дип эшләде. Иң үзәккә үткәне ачлык иде. Шулай да, әтиемнең соңгы сүзләрен исендә тотыптыр инде, әнием мине 1942 елда Эзмә башлангыч мәктәбенә укырга бирде. Укырга, язарга тырышлыгым булса да,  каләм-дәфтәр юк иде. Өс-башка кияргә кием булмау да үзәкне өзде. Шуңа да  дүртенче сыйныфны ике ел укырга туры килде.   Күмәк хуҗалыкның басудагы кыр эшләре дә безнең җилкәгә күчте. Чәчү чәчәргә тубал белән карт бабайлар чыгалар, ә без  – малайлар  ызан ясап бара торган идек. Көннәр буе балчыкта яланаяк,  аяклар «чебиләп», канап, кутырлап бетә, ә  кичен колхоз атларын болынга алып чыктык, йокы туймады.

1945 елдан  Шекше урта мәктәбенә йөреп укый башладык. Аякка кияргә юк, ә ашарга – черегән бәрәңгедән пешергән күмәч кисәге. Шулай бер укырга барганда тишек букчамнан барлы-юклы бәрәңге күмәчем төшеп калган. Их, ул көнге ачыгуларым, их, ул канлы күз яшьләре. Икенче бер вакыт укырга төшеп барганда, басу буйлап агучы язгы елгага егылып агып киттем. Нинди көчләр булышканнардыр борылыш урында мине су кырыена чыгарып калдырды. Үзем туңып калтырыйм, үзем елыйм, якын тирәмдә ник бер булышырдай җан иясе булсын. Юеш, туңган килеш өйгә кайтып егылдым һәм, үпкәмә салкын тиеп, ай буе үлем белән тартыштым. Әллә яшьлегем булыштымы, әллә әбиемнең биргән дәваларның шифасы тидеме, акрын гына терелеп аякка бастым.

Кояшлы май иртәсендә, ниһаять, илебез күгенә Бөек Җиңү көне килде. Их, ул шатлыклы көннәр. Көн дә әтиемнең кайтуын көтә идек. Тик ул кайтмады. Күпме еллар узса да,  менә кайтып керер, дигән уй тормыш юлымда мәңге озата барды. Ә әнием күз яшьләрен безгә күрсәтмәскә тырышып елый иде, гомере буена сагынып яшәде ул аны.

1951 елда укуны тәмамлагач, ничек кенә авыр булмасын, укуны дәвам иттерергә булдым, Казан шәһәренә ФЗУга юл тоттым. Анда укысаң, көнгә берничә мәртәбә бушка ашатуларын да уйлаганмындыр инде. Ләкин матур хыялларым челпәрәмә килделәр, нишләптер, безнең районнан килгәннәрне алмыйлар иде биредә. Шәмәрдәнгә кайта торган поездга утырып, ач килеш, кире кайтып китүдән башка чара калмады. Үз уйларыма бирелеп, бик борчылып кайтканымны сизептерме,  яныма бер солдат абый килеп утырды. Миңа текәлеп карап барганнан соң, ул мине жәлләптер инде, хәйран гына олы ипине кулыма тоттырды. Мин мондый юмартлыктан аптырап, бу солдатка рәхмәтләремне укыдым. Кайтып җиткәнче,   бер бөртегенә  дә тимәдем, чөнки өйдә дә  ничә җан ач  бит.

Минем яшьтән тырыш икәнемне чамалаганнардыр инде, Азин МТСына комбайнчы ярдәмчесе итеп алдылар. Шул елны миңа өч центнер ашлык бирделәр. Шул чагында әниемнең, капчыкларны сыпыра-сыпыра, елый-елый: «Ниһаять, безнең дә тамагыбыз туяр икән», – дигән сүзләрен һич онытасым юк. Ләкин миндә  уку теләге һаман да көчле иде. 1953 елда Арча районы Үрнәк механизаторлар әзерләү мәктәбендә белем ала башладым. Яшь вакытлар, бик еш утыз ике чакрым араны җәяүләп үтеп, өйгә кайтып килә идем. 1954 елда комбайнчы-механик таныклыгы алу бәхетенә ирештем.

1957 елда Совет Армиясе сафларына алдылар. Әрмәнстан республикасының Ленинакан шәһәрендә хезмәт итеп,  кабат туган нигеземә кайттым.  Әниемнең төп ышанычы, төп терәге булып калдым. Эзмә авылының иң матур кызларының берсе  Флёра белән тормыш корып яши башладым. Ләкин тормыш сынаулары  бетмәгән булып чыкты, көтеп алган, яраткан беренче кызыбыз Гөлсинәне җир куенына салырга туры килде.  Аннан соң, тормышыбыз күкләрен яктыртып, улым Айдар, ике кызым – Зөбәрҗәт белән Энҗе тудылар. Әнием, туган авылым колхозына гомере буе хезмәт итеп пенсиягә чыккач, оныкларын яратып, аларны үстерешеп, бик куанып яшәде. Ничә еллар буена, көзге җилләр ишек шакыса: «Бәлки улдыр, әтиегездер?» – диеп ишекне ачты. Хезмәтен хөрмәтләп, «Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 45 ел» һәм  «Сугыш елларында аеруча тырыш хезмәте өчен» медальләре белән бүләкләделәр.

Шул гомеремдә яшьлек вакытымда биргән антыма тугрылыклы булып,  кырык ел колхоз басуында илебез табынына мул уңыш җыеп алуда катнаштым. 1977 елда мелиорация белемен үзләштереп, 1980 елга кадәр колхоз басуларын су белән тәэмин итүдә үз өлешемне керттем. Ә 1980 елдан 1991 елга кадәр үземнең һөнәремне балаларга, укучыларга өләштем, аларны укыттым. 1967 елда мине гомерен авылга һәм шунда урнашкан күмәк хуҗалыкны күтәрүгә зур хезмәтемне  күреп, Татарстан АССР Югары Советына депутат итеп сайладылар. Хезмәт ветераны буларак, икенче чакырылыш Эзмә авыл советы депутаты булдым. Хезмәтемне һәрвакытта күрә белделәр, югары бәяләделәр. Бик күп грамоталар, рәхмәт хатлары, В.И.Ленинның тууына 100 еллык медале һәм дә Почётлы донор медальләре белән котладылар», – диеп тәмамлады ул сүзен.

Мәсгут абыйның  улы Айдар, әтисе юлын дәвам итеп,  җәйләрен комбайн белән  игенне җыеп алу эшләрен башкара, ә кышкы айларда күмәк хуҗалыкның техникасын   төзекләндерү аның карамагында.  Туган җирдә тормыш дәвам итә.

     Муса  Абдуллин, Саба


Фикер өстәү