Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус йоктыручылар саны 47гә җиткән

Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 инфекциясе белән зарарлануның 47 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Узган тәүлектә республикада коронавирус инфекциясенең 47 яңа очрагы теркәлгән. Шулай итеп, Татарстан Республикасында үсеш буенча барлыгы 8 282 очрак исәпләнә», — дип хәбәр итте спикер.

Авдонина тәүлек эчендә төбәктә коронавируска 7 162 ПЦР-тест үткәрелгәнлеген әйтте. Республиканың 1146 кешесе, авыру белән элемтәгә кергәнлектән, күзәтүдә тора.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков бер көн эчендә 162 татарстанлы коронавирустан дәваланды, дип өстәде.

 


Фикер өстәү