Инсультка каршы көрәш көне уңаеннан Казанның телевидение манарасында “йөрәк” пәйда булачак

29 октябрьдә Бөтендөнья инсультка каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Россия кардиология җәмгыяте һәр ел саен бу көнне “Кызылдан киен!” дигән акция үткәрә. Әлеге акцияне хуплау йөзеннән, Россиянең күп кенә шәһәрләрендә телевидение манаралары (Мәскәүдәге Останкино телебашнясын да кертеп) кызыл төскә керә.
Быел акциягә Казан телебашнясы да кушыла. Шулай итеп, Татарстан башкаласында яшәүчеләр һәм кунакларыбыз иртәгә 18.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькәчә телевидение манарасының кызыл төскә керүен һәм янып торган “йөрәк”не күрәчәк. Бу хакта Татарстан Дәүләт идарәсен санлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы сайтында хәбәр ителә.
“Кызылга киен!” – күп еллык тарихка ия булган акция. Максаты – җәмәгатьчелек игътибарын йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлем-җитем очракларының күп булуына һәм аларны кисәтү чаралары турында күбрәк белергә тырышу зарурилыгына җәлеп итү. Кызыл төс – йөрәк-кан тамырлары авырулары артуга борчылу, чаң сугу билгесе.
Инсульт дигән куркыныч чир үлем-җитемгә яки инвалидлыкка китерүче сәбәпләр исемлегендә икенче урында тора. Статистика мәгълүматларына караганда, инсульт кичерүчеләрнең 8 проценты гына гадәттәге тормышына кире әйләнеп кайта. 20 проценты – мөстәкыйль йөри алмый, 30 проценттан күбрәге – якыннарының даими каравына мохтаҗ булып кала. Шуңа күрә чирне профилактикалауга һәм вакытында дөрес диагноз куюга чиктән тыш зур игътибар бирелергә тиеш.


Фикер өстәү