Татарстанда 111 укытучыда коронавирус булуы ачыкланган

Беренче сентябрьдән Татарстанда 111 укытучы һәм 37 укучыда Covid-19 инфекциясе белән зарарлану очрагы теркәлгән, дип хәбәр итә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

«Уку елы башланганнан бирле укытучылар арасында яңа коронавирус инфекциясенең 111, укучылар арасында 37 очрагы теркәлгән», — диде спикер.

Шулай ук республиканың 23 студентында да коронавирус диагнозы расланган.


Фикер өстәү