«Әби-бабайларның кадерләрен белеп калыйк»

Бүген – әби һәм бабайлар көне. Әби-бабайлы булу, аларның канаты астында үсү – зур бәхет бит ул. Моны сораштыруда катнашучыларыбыз да раслады.

«Ул һәрвакыт җиде буынны белергә өндәде…»


Резеда Миңнегулова, блогер (@Instatarki сәхифәсе):
– Әби-бабайларның кадер-хөрмәтен вакытында белергә кирәк… Аннан соң була икән ул. Үкенечкә калмасын. Декабрьдә бабабызны соңгы юлга озаттык. Күңел әле дә сыкрый, әтинең аңа беренче ярдәм күрсәткән вакыты һаман күз алдында. Ул һәрвакыт җиде буынны белергә өндәде, табигать белән якын булырга, аның биргән нигъмәтләреннән файдалана белергә өйрәтте. Догаларны да аннан өйрәндек. Киткән чакта, безне һәрчак озатып калды, үзе безгә килсә, йорт тирәләрен бер кат әйләнеп чыга иде. Болар барысы да инде хатирә генә булып калды…
Хәзерге көндә ике әбием исән-сау. Алар бик «бай»: берсенең – җиде онык һәм алты оныкчыгы, икенчесенең 11 онык һәм ике оныкчыгы бар. Вакыт-вакыт яннарына кайтып, кочакларына ташланасы килә. Әмма чабабыз бит, вакыт таба алмыйбыз! Югыйсә аларга бер җылы сүз, караш, бер утырып сөйләшү дә җитә. Ирем ягыннан да әби-бабабыз исән-саулар, дүрт онык һәм ике оныкчыклары бар. Тик алар янына да әллә нигә бер генә кайтабыз шул…

«Идәнне чиста юмасаң, кабат юдыртыр иде…»


Гөлгенә Шиһапова, «ВТ» журналисты:
– Мине әбием үстерде. Ул бик күпне күргән кеше иде. Үз әтисе үлеп китеп, үги ата белән үскән. Аннары 19 яшендә кияүгә чыгып, өч бала белән тол калган. Соңрак минем бабама кияүгә чыккан. Әбием бик күп бала хәсрәтләрен күтәрде. Бер елда ирен, өч баласын җирләргә туры килде аңа. Әмма шуңа да карамастан, көчле рухлы, сабыр була белде. Безне дөрес тәрбияләде. Эшкә өйрәтеп үстерде. Идәнне чиста юмасаң, кабат юдыртыр иде. Аның өчен чисталык беренче урында булды. Кешеләргә ярдәмчел иде. Безнең өйдән беркем дә чәй эчмичә чыкмады. Кияүгә чыккач та, яхшы киңәшләр бирде. Быел аның бакыйлыкка күчкәненә 4 ел була. 92 яшендә мәңгелеккә күзләрен йомды ул. Тик үлсә дә, төшләремә кереп, киңәшен бирә. Әбиле чаклар иң рәхәт вакытлар булган. Үзен бик сагынам. Бер генә кочаклыйсы иде дим…

«Әбием белән трактор арбасында йөрергә кызыга идем…»


ИлГәрәй, җырчы:
– Иң беренче чиратта барлык әби-бабайларны матур бәйрәмнәре белән котлап, балалары һәм оныкларына мөрәҗәгать итәсем килә: өлкәннәребезнең исән чакта кадерен белеп, хөрмәт итеп яшәгез, мөмкин кадәр хәлләрен белешеп, яннарына кайтып йөрегез. Үземә килгәндә, әти ягыннан да, әни ягыннан да әби-бабаларым мине үстерүгә зур өлеш кертте. Казанда әтием ягы тәрбияләсә, авылга кайта башлагач, Гайшә әби – әниемнең әнисе тирәсендә йөрдем. Гайшә әбием почтада эшли иде. Башта, кояш белән бергә торып, үзебезнең авылдан сөт җыеп, күрше авылга илтә, ә кире кайтканда гәҗитләр төяп кайта иде. Трактор арбасында йөрде. Их, кызыга идем аның белән йөрергә! Тик уятмады ул мине, йокының иң тәмле чагы, дип кызгана иде. Гәҗитләрне үзем тараткан чаклар да булды. Җырга мәхәббәтем дә әбиләрем янында артты. Әтиемнең әнисе Сабирә әби ярата иде җырларга. Зур мичкәгә кәрәзләрне куеп, шуның барабанын әйләндергәндә, алтын аккан шикелле бал ага иде аннан. Шулкадәр матур күренеш! Шул вакытларда җырлап җибәрә иде Сабирә әби. Ул үлгәч, Гайшә әбигә карата мәхәббәтем артты, Сабирә әбине юксынган чакларда, аның янында булдым. Кадерләп, хөрмәтләп калырга өлгерәсем килде. Гомумән, әбиләрне бик ярата идем мин. Гайшә әби безне күптән түгел генә ташлады, авыр кичердем. Хәзер аның белән бәйле хатирәләр һәм авылдагы йортында аның исе, төсе генә калды…

«Берәр егет белән танышсам, иң беренче Тәслимә әбигә күрсәтәм…»

Гөлдәрия Гыйззәтуллина, блогер (беренче «нәнәй-вайнер» Тәслимә апаның оныгы):
– Тәслимә әбием Инстаграм дөньясында «кайнарга», гомумән, яшьләр һәм заман белән бергә атларга теләде. «Мине видеога төшерергә кирәк», – дип тә үзе әйтте. Менә шулай безнең беренче уртак «вайн»нар барлыкка килде. Үземнең дә, әбиемне шул рәвешле күрсәтеп, өлкәннәрнең яраксыз булуы, тормыштан төшеп калуы, яшьләр белән бер дулкында була алмавы, консерватив фикер йөртүе турындагы стереотипларны җимерәсем килде. Ул чакта без беренче булсак, бүген инде Инстаграмда әбекәйләр саны артты. Бу шундый сөендерә!
Тәслимә әби тормышта да бик актив: гел җырда, биюдә, кышын чаңгыда, һәрвакыт бәйгеләрдә катнаша, алардан грамотасыз кайтмый. Үзен карт дип уйламый һәм уйларга да теләми. Интернеттан мине карап кына тора, видеолар чыкмый торса, яза, шалтырата башлый. Үземне белгәннән бирле, безнең аралар бик якын иде. Аннан бер серем дә юк. Берәр егет белән танышсам, иң беренче Тәслимә әбигә күрсәтәм, аның фикерен көтәм. Аннан инде уйларга була. Менә шушы якынлыкны югалтмас өчен, интернет аша онлайн эшли башладым. Теләсә кайсы мизгелдә аның янына кайтып китәргә, аның янында торырга мөмкинлегем бар. Әйткәнемчә, әбием белән якын идек, мине ул тәрбияләде. Ләкин аның фикер йөртүе һәрвакыт яшьләрнеке кебек, заманча булды. Минем хәзер нәкъ шушындый булуымда аның өлеше бик зур.

Әби-бабайлар көне – Халыкара аренада

Әби һәм бабайлар көне ел саен 28 октябрьдә дөньяның 30 илендә билгеләп үтелә. Аның расланган бердәм халыкара датасы юк. Польшада аны ике өлешкә бүлгәннәр: 21 гыйнвар – Әбиләр көне, ә 22 гыйнвар – Бабайлар көне. Италиядә бәйрәм октябрь аеның беренче якшәмбесендә уза. Төркиядә аны халыкара дип игълан иткәннәр һәм 8 февральдә үткәрәләр. Франциядә мартның беренче якшәмбесендә Әбиләр көне генә билгеләп үтелә.

Чараны үткәрү инициативасы белән Голландия Чәчәк бюросы чыгыш ясый. Россиядә аны беренче тапкыр 2009 елда билгеләп үтәләр. Сайланган дата да очраклы түгел: борынгы заманнарда нәкъ менә 28 октябрь көнне славяннарның гаилә бәйрәме уздырылган.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү