Блогер Рәмис Гыйльметдинов: «Инстаграм битемне яратмаган кызга өйләндем»

Инстаграмда «Дневник Татарина» исеме белән аккаунт алып баручы Рәмис Гыйльметдиновның төшергән видеоларын карарга рәхәт. Соңгы вакытта «Зәй балы»н мактаган видеосы «ватсап» төркемендә атна буе йөрде. Рәмис Зәйнеке түгел, ә Актанышныкы булып чыкты.

– Актанышның Күҗәкә авылында 11 балалы гаиләдә үстем. Мин – алтынчысы. Ишле булгач, бик күңелле яшәдек.

– Кеше көлдереп йөрергә иренмисеңме?
– Туганнан бирле сәхнәдә бит мин. Балачакта да актив идем. Кайда гына чыгыш ясамадым! КВНда да катнаштым. Бер мәлне, мәктәпне тәмамлагач, бушап калдым. Күңелгә нәрсәдер җитми иде. Менә шунда Ютуб каналын ачтым. Төрле мәзәкләр куя башладым. Мине халык яратты. Аннары Инстаграмга күчтем. Хәзер мәзәк тыңлар өчен, концерт карар өчен әллә кая барасы юк. Бөтен нәрсә интернетта, кул астында – телефон. Берничә тапкыр басасың да сәхнәгә эләккәндәй буласың.

– Блогер булгач, акчаны күп эшлисеңдер инде?
– Эшләмим дия алмыйм. Әзме-күпме акча керә. Әллә ни зур әйберләр алып булмаса да, чалбар белән тишек носкины алыштырырга җитә.

– Сәхифәңнең исеме русча. Каян килеп чыкты ул?
– Бер дә уйлап куйган исем булмады. Нәрсә дип атарга дип баш ватып йөргәндә, күрше малае киңәш бирде. Ул әйтте, мин язып куйдым. Аның каравы, бөтен кешегә аңлашыла. Татарларның ничек күңелле яшәгәнен белсеннәр әле!


– Сине таныйлармы?
– Соңгы елларда популярлашып киттем. Зур сәүдә үзәкләрендә килеп эндәшәләр. Хәзер автограф бетте бит, аны селфи алыштырды. Шуңа да фотога төшеп китәләр. Оялчаннар килеп тормый, мине ерактан фотога төшерәләр дә аннары миңа җибәрәләр. Килеп күрешергә кыенсындык, диләр.

– Инстаграмның киләчәге бармы?
– Сүнеп бара кебек тоела. Кеше Тик-Токка күчте. Анда җайлы. Бер нәрсә дә язасы юк.

– Интернет вакытыңны күп аламы?
– Көнгә өч сәгатем китә. Инстаграм бик ошый. Хоббиемны төп эшемә караганда да яратам. Кеше белән аралашу, матур сүзләр ишетү җанга рәхәт.

– Тормышта нинди кеше син?
– Интернетта нинди – тормышта шундый. Аллага шөкер, өйләндем. Беләсезме кемгә? Минем Инстаграм битемне яратмаган, карап бармаган кызга. Гаилә коргач кына «Дуслар»га кушылды әле. Шөкер, бәхетле яшибез. Тиздән ишәергә торабыз – бәби көтәбез.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү