Гөлназ Сәфәрова әбисе турында: «Аның янында «уф» дияргә куркыта»

Ак яулыклы, нурлы йөзле, җылы куллы әбиләр… Аларны кем генә яратмый икән? Кайчак «Инстаграм»да сөйкемле әбекәйләрне күрәсең дә, чын күңелдән сокланып, үз әбиеңнең җылы кочагын сагынып куясың. Менә шундый «йолдыз-әбекәе» турында Гөлназ Сәфәровадан сораштык.

– Әби белән көн саен аралашабыз һәм ул көн саен миңа нинди дә була киңәш бирә. Башка өлкән кешеләрдән аермалы буларак, әбием заманча фикерли, заман белән бергә атлый. Долларның ничә сум булуын да, дәүләт программаларын да, ипотеканы да, гомумән, икътисад һәм сәясәт турында барысын да белә. Яңалыкларны һәрдаим карый, укый. «Моны әлегә сатып алмый тор әле, кызым», «Болай кирәкми, башкача кирәк» – әбинең көн саен диярлек әйтә торган сүзләре әнә шулар. Мин катнашкан барлык чаралар турында белә, «Тәк, менә шуның кадәр акча кердеме сиңа?» – дип белешеп кенә тора. Администраторым, икътисадчы-бухгалтерым кебек ул минем, күзләр генә тимәсен! Тормышчан киңәшләреннән: «Эшлә кызым! Эшләгәнең башкалар өчен булса, өйрәнгәнең – үзең өчен», дигәне бик истә калган. Аның янында «уф» дияргә дә куркыта! Үткәннәр белән яшәмәскә дә әбием өйрәтте. Без интернеттан, төрле китаплардан «Бүгенге көн белән яшә!», «Үткәннәреңне уйлама» ише киңәшләр укыйбыз, хәзер алар бигрәк тә популяр, ә миңа бу сүзләрне әби кечкенәдән үк әйтә килде.


Фикер өстәү