Татарстанда көзге каникулны озайтылу мәсьәләсенә ачыклык кертелде

Республикада коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә мәктәп укучыларының каникулы озайтылмаячак. Татарстан баш санитар табибы урынбасары Любовь Авдонина матбугат конференциясендә шулай дип белдергән.

“Мондый мәсьәлә каралмый. Бездә балалар арасында чирләп китү очраклары зурлар белән чагыштырганда 10 тапкыр кимрәк”, – дигән Авдонина, көзге каникулны озайту-озайтмау мәсьәләсен аңлатып.

Балаларның коронавирус йоктыруына килгәндә, аларның нибары 3-4 проценты гына чирли. Беренче сентябрьдән Татарстанда 37 укучының COVID-19 инфекциясен ияртүе ачыкланган. Ә менә шушы чордан башлап укытучылар арасында чир йоктыручылар инде 111гә җиткән.


Фикер өстәү