Табиб Элина Борһанова: «Витаминнарны анализ тапшырмый гына үз белдегең белән эчү зыянга булырга мөмкин»

Витаминнар, микроэлементлар һәм биологик актив кушылмалар куллану хәзер сәламәт яшәү рәвеше билгесе булып тора. Ләкин шул ук вакытта белгечләр, профилактика максатыннан, анализ тапшырмый гына эчкән препаратларның сәламәтлек өчен зыянлы булуы турында кисәтә. Витаминнарның файдасы һәм зыяны, аларны ничек дөрес куллану турында табиб-терапевт, нутрициолог Элина Борһанова белән сөйләштек.

:: Элина, витаминнар организмга чыннан да кирәкме, әллә күпчелек кеше хәзер мода артыннан гына куамы?
– Россия галимнәре уздырган рәсми тикшеренүләр бик күп кешедә витаминнар һәм минераллар дефициты булуын ачыклаган. Аларның организмга җитмәвенең беренче сәбәбе – дөрес тукланмау. Икенчесе – туфракның ярлы булуы, ягъни анда кирәкле микроэлементларга бай ризык­лар үстерүнең бик зур көч һәм белем соравы. Өченчедән – ашказаны трактының дөрес эшкәртмәве.

:: Кайбер белгечләр, сәламәт кеше өчен кирәкле барлык микроэлементларны ашый торган ризыктан да алып була, ди. Бу фикер белән килешәсезме?
– Әйе, ризыклардан профилактика дозаларын алырга мөмкин. Болай кулланганда хәтта яхшырак та, чөнки витаминнар организмда 89 процент үзләштерелә. Ә кушылмаларда (БАД) бу күрсәткеч 20 – 30 процентны гына тәшкил итә. Мәсәлән, йөрәк, кан тамырлары өчен кирәкле фолий кислотасын яшел тәмләткечләрдән һәм яшел төстәге яшелчәләрдән алып була. Калкансыман биз өчен бик мөһим булган селенның тәүлеклек дозасын 2-3 данә бразилия чикләвеге бирә. Күп кеше организмына иммун сис­темасы өчен кирәкле цинк җитми. Аны бер аш кашыгы кабак төшеннән алырга мөмкин. Кальций исә сөт ризыклары, көнҗеттә бар. Тәрәч бавырында А һәм Е витамины күп. Шуңа күрә рационда төрле төсле ризыклар булырга тиеш. Витаминнар катырылган җиләк-җимеш, яшелчәләрдә дә саклана.

:: Ачыклап китик әле, нинди витаминнарны анализ бирмичә дә эчәргә ярый?
– Халыкның 95 процентына Д витамины җитми, без аны кояштан гына берничек тә алып бетерә алмыйбыз. Ул 18 – 50 яшьлек кешеләргә профилактика йөзеннән – 600-800 бер., 50 яшьтән өлкәннәргә 800-1000 бер. күләмендә билгеләнелә. Шулай ук балаларга да бик кирәк. Д витаминын кеше гомере буе эчәргә тиеш. Омега-3 май кислотасын куллану алдыннан да анализ тапшыру мөһим түгел, ләкин табиб белән киңәшләшкән очракта зыяны булмас. Чөнки ул канны сыеклата, үт куыгы эшкәртеп бетермәгән очракта, кайбер кешеләрнең күңелен болгатырга мөмкин. Омеганы тиресе коры, кытыршы булган, кышын бик туңучан кешеләргә киңәш итәләр. Ризыклар белән кеше организмына ул атнага кимендә 3 тапкыр 150шәр грамм керергә тиеш. Ул балык, диңгез продуктларында бар. Ләкин Омега-3не балык мае белән бутарга ярамый. Алар икесе – ике әйбер. Күп кешеләрдә шулай ук магний кытлыгы зур. Мин аны бөтен кешегә дә кирәк димим. Симптомнар буенча карау мөһим. Кеше организмына көненә 200 мг тирәсе магний микроэлементы керергә тиеш. Ул шоколад, ипи, миндаль чикләвегендә бар. Магний стресс вакытында, спорт белән күп шөгыльләнгәндә актив рәвештә исраф ителә. Ул организмга җитмәгән очракта, кешенең йокысы бозыла, эче поша, борчыла, көзән җыера. Кайбер кешеләр моны гадәти халәт дип тә кабул итәргә мөмкин. Чынлыкта күп очракта бу организмда магний дефицитын күрсәтә. Мин әлеге микроэлементны кан басымы түбән, бөерләре белән проблемалар булган кешеләргә бик сак кулланырга киңәш итәм. Кирәгеннән артык актив, көйсез балаларга да еш кына магний җитмәве ачыклана. Аларга сыек «Магний В6» эчәргә киңәш ителә.

:: Анализ тапшырмыйча эчәргә ярамаган витаминнар кайсылары?
– В12 витаминын, фолий кислотасын анализ тапшырмыйча һич кенә дә эчәргә ярамый. В12 витамины күп очракта ит ашамый торган кешеләрнең организмына җитми. Татарстанлыларның күпчелеге гипотиреоздан (калкансыман биз авыруы) иза чигә. Бу организмга йод җитмәүне күрсәтә. Ләкин шулай да аны гормоннарны тикшертмичә эчәргә ярамый. Йод кулланыр алдыннан ТТГ, ТПО анализларын тапшыру дөрес булыр. Шулай ук аның организмга җитү-җитмәвен бәвел тапшырып та ачыклап була. Ризык­ларга килгәндә, йод диңгез кәбестәсендә, фейхоада бар. Ләкин әлеге җимешне кайнатма рәвешендә түгел, ә чи килеш ашарга кирәк. Һәр икенче хатын-кызның организмына тимер җитми дисәк тә, аны да табиб күрсәтмәсе буенча гына эчәргә кирәк. Дефицитны ачыклар өчен, канның гомуми анализын, ферретин тапшыру мөһим. Бакыр, селен кебек минераллар кулланыр алдыннан да анализ тапшырырга кирәк.

:: Организмга кирәгеннән артык витамин кергән очракта, нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин?
– Витаминнарны кирәгеннән артык куллану шулай ук бик куркыныч. Д витамины артык булганда, бөерләргә, үт куыгына таш утырырга, анализ тапшырмыйча гына В12 витаминын эчкән кешеләрнең йөзен кып-кызыл бетчә басарга мөмкин. Аны шулай ук онкологик авырулары булган кешеләргә дә куллану тыела. С витаминын кирәгеннән артык куллану шулай ук бөергә ком утыртырга сәләтле. Селен, цинк кебек минераллар да куркыныч. Бик зур дозалар кулланганда кешенең күңеле болганырга, ярсучанлыгы көчәергә, эче китәргә мөмкин. Мондый очракларда организмны чистартырга да туры килүе бар.

:: Элина, коронавирус авыруы киң таралган чорда, иммунитетны ныгытыр өчен нинди витаминнар эчәргә киңәш итәсез?
– Шул ук Д витаминының иммунитетны ныгытуы төгәл расланган. Моннан тыш, С витамины бик мөһим. Аның профилактика максатыннан кулланыла торган тәүлеклек нормасы 600-800 мг тәшкил итә. Бу дозаны рәхәтләнеп ризыктан да алып була. Моның өчен бер әфлисун яки грейпфрут, кара карлыган, болгар борычы ашап яки гөлҗимеш төнәтмәсе эчеп кую да җитә. Салкын тиеп авырганда тәү­леклек дозаны 1000 миллиграммга кадәр арттырырга ки­рәк. Менә хәзерге вазгыятьтьтә шуның кадәр эчү дөрес булыр. Төймәне бер литр суда эретәсез дә, шуны көн буе эчә­сез. Ким дигәндә 7 көн эчәргә кирәк. Шунысын белеп тору файдалы: ул ашказаны лайлалы тышчасын ярсытырга мөм­кин. Салкын тиеп авырганда шулай ук цинк куллану да яхшы. Тик аның органик формасын эчәргә кирәк. Цинк та имммунитетны нытыга, тән тиресе өчен җавап бирә. Ир-атларның чәче коелу да организмга әлеге микроэлемент җитмәүдән булырга мөмкин. Аны ачыклар өчен, кан анализын тапшырырга кирәк.

Белеп торыгыз!
1. Витаминнар зыян китерми дип уйлау – ялгышу. Шактый зур суммалар чыгарып, витаминнар алсалар да, күп кеше аларга анализ тапшыруны бик кыйммәт дип уйлый. Бәлки, ул витаминнарны бөтенләй эчәргә кирәкмидер дә.
2. Витаминнар комплексына караганда, аларны аерым-аерым эчү нәтиҗәлерәк. Комплексны дәвалау максатыннан түгел, профилактика йөзеннән генә эчү яхшы.
3. БАДларның составын тикшерми торып куллану дөрес түгел.
4. Теләсә нинди дару яки БАДны куллану бөергә зыян китерергә мөмкин. Күбрәк кулланган саен, куркыныч арта гына.
5. Билгеле бер витаминның ризыклар белән ярашуына игътибар итегез. Мәсәлән, тимер микроэлементын каһвә, куе чәй, сөт ризыклары белән бергә кулланырга ярамый. Арада ике сәгать вакыт узарга тиеш. Шулай ук аны йоклар алдыннан да эчәргә ярамый.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү