Татарстанда мәктәпләр һәм вузлар дистанцион укытуга күчмәячәк

Татарстанда мәктәп укучыларын өйдән торып укытуга күчерү планлаштырылмый. Республика мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин шулай дип белдергән. Аның әйтүенчә, мәгариф оешмаларында “Роспотребнадзор” тарафыннан куелган барлык санитария таләпләре үтәлә.

Ул шулай ук укучыларның көзге каникулының, гадәттәгечә, 2-8 ноябрь көннәрендә үткәреләчәген искәрткән. Ә 31 октябрьдә республика мәктәпләрендә Сәламәтлек көне игълан ителгән.
Республикада шулай ук мәктәп каникулын озайту да күздә тотылмый. Махсус урта һәм югары уку йортлары студентлары да белем алуларын гадәттәгечә дәвам итәчәк.


Фикер өстәү