Серләшик бер… капка төбендә

Ара ерак булгач, туган ягыма сирәк кайтыла. Кайткан саен бер яңалык ишетеп-күреп киләм. Авыл халкы бүген актив тормыш алып бара. Пандемия чорында бер-берсенең хәл-әхвәлен телефон аша белешеп торсалар, чикләүләрне бетерүгә, гадәтләнелгән яшәү рәвешенә кайттылар. Тик мәдәният учагы булган клубта массакүләм чаралар уздыру гына тыелган.

Авыл яшьләренең моңа эче поша, билгеле. Сәер тоелса да, клуб алдында, берничә кеше өчен концерт номерлары белән чыгыш ясыйлар, һәм аның видео вариантын интернет челтәренә урнаштыралар. Тик камера алдында чыгыш ясау күңелле түгел: тамашачы, алкышлар җитми. «Валлаһи, башка бет булып төште бу коронавирус. Үз көебезгә тыныч кына яшәп ята идек, хәзер шул «бет»не тотып, үтерә алмый интегәсе. Каралты-курада эшнең чиге-чамасы булмаса да, авыл халкының да капкадан башын чыгарып, урамны күзлисе килә. Ярый әле авылыбыз зур, кибетләр бар. Бүген алар күпләрнең очрашу урыны булып тора. Хәзер исә… капка төбендә очраша башлаганнар.
– Беркөнне күршем белән сөйләшеп торганда башыма бер уй керде: нигә соң без аягөсте генә сөйләшәбез? Югыйсә капка төбендә утыргыч тора! Ашыкмыйбыз да кебек. Өйгә кергәч тә, шул хакта уйланып йөрдем, балачаклар искә төште, – дип сөйли Шушмабаш авыл җирлегенең мәдәният йорты директоры Динә Әхмәтҗанова. – Күршеләр, көтү кайтып, сыер савып, мал-туарны карагач, капка төбенә чыгып утырыр иде. Күп вакытта хатын-кызлар – бер капка төбендә, ир-атлар – икенчедә. Өченчесендә бала-чага булыр. Яшьләр дә ярата иде капка төбен, тик инде авыл өстенә караңгылык иңеп, капка төбе хуҗасының йортында ут сүнгәч кенә. Бөтен яңалык шунда булыр. Гайбәте дә булмый калмагандыр. Бүген дә бар утыргычлар капка төпләрендә, ләкин анда утыручылар гына сирәк. Гадәтенә кергән олы яшьтәгеләр чыгып утыра, анда да ялгызы гына. Күрше яшьтәшләре бакыйлыкка күчеп бара шул. Артта калган гомерен уйлап, юл тузанын туздырып выжылдап узып торган машиналарның хуҗасын танырга тырышып, бераз утыргач, авыр сулап, тагын өенә кереп китә ул. Әнием дә шундый иде. Әти дә, яше арта барган саен, капка төбендә утырырга яратты. Менә шулар хакында уйлап йөрдем дә «Капка төбе җыены» дип аталган проект яздым. Максатым – бер урамда яшәүчеләрне капка төбенә җыеп, гамьле әңгәмә кору, авылыбызның бүгенге картлары яшьлекләрендә уйнаган уеннарны, җырларны искә төшерү. Бер уңайдан, яшьләрне озак еллар тигез гомер итүче урамдашлар белән якыннан таныштыру. Авылның активистларына проект ошады. Көннәр матур торганда, аны гамәлгә кертә башладык.
Кемнең капка төбенә җыелырга икәнне урам халкы үзе сайлый. Җиңү урамында, мәсәлән, Гайнетдиновлар капка төбен тәкъдим иткәннәр. Беренчедән, Нурҗиһан апаның түгәрәк даталы гомер бәйрәме булса, икенчедән, ире Мөхәммәтдин абый белән 58 ел бергә тигез гомер кичерәләр. Бүгенге яшь буынга аларны үрнәк итеп күрсәткәннәр. Олы яшьтә булуына да карамастан, Нурҗиһан апа кунакларны бәлеш белән сыйлаган.
Северный урамындагылар җыенны Өлкәннәр көненә багышлаган, Үгез Елга авылы халкы, проекттан бераз читләшеп, чишмә буена җыелган. Кечкенә генә Илдус авылындагылар да, бер капка төбендә җыелып, үзләренә ял оештырган.

Нурисә Габдуллина

P.S. Язма газетага әзерләнгәндә, авылымнан күңелсез хәбәр килде: авыручылар саны арткан. Өлкәннәр әйтмешли, зыян китермичә генә үтеп китә торган зәхмәт булсын.


Фикер өстәү