Кукмарада йорты янган Рамиз: «Өйләнеп, башка чыкмакчы идем»

Зур Кукмарада яңа төзелеп беткән йорт янган. Исрафиловлар улларын башка чыгарырга дип йөргән.

– Миңа дип төзегән йорт иде. Ике-өч көннән башка чыгасы идем. Өйләнермен дип ниятләп йөри идем. Йортыбыз әрәм булды. Түбәдәге йомычка кызып китеп, ут чыккан. Ничек тә йортын яңадан төзергә иде, – ди Рамиз.

Егеткә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен Рамиз исемендәге Саклык банкы картасы номеры: 5469620020942270.

Карта 89518945679 номерына бәйләнгән.


Фикер өстәү