Киләсе атнада күп функцияле үзәкләрнең эш гарфигы үзгәрә

Халыклар бердәмлеге көнен һәм Татарстан Конституциясе көнен бәйрәм итү уңаеннан Казанда күп функцияле үзәкләрнең эш графигы үзгәрәчәк, дип хәбәр ителә «Минем документлар» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең рәсми интернет-порталында.

3 ноябрьдә «Минем документлар»ның барлык офисларында эш көне бер сәгатькә кыскартылачак, диелгән хәбәрдә.

«Зареченский», «Яңа Савин», «Мәскәү», «Южный», «Совет», «Дәрвишләр», «Юдино», «Авиатөзелеш» бүлекләре 8.00дән 17.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. «Идел буе» бүлеге, «Идел буе» бүлегенең өстәмә офисы (В.Кулагин ур., 1) һәм «Салават күпере» торак комплексындагы бүлек 8.00дән 19.00 сәгатькә кадәр ачык булачак.

5 ноябрьдә «Минем документлар» офисларында эш көне бер сәгатькә кыскартылачак. «Мәскәү», «Южный», «Совет», «Дәрвишләр», «Юдино», «Авиатөзелеш», «Идел буе» бүлекләре, «Идел буе» бүлегенең өстәмә офисы (В.Кулагин ур., 1) һәм «Салават күпере» торак комплексындагы бүлек 8.00дән 17.00гә кадәр эшләячәк. «Зареченский» һәм «Яңа Савин» бүлекләренә казанлылар 8.00дән 19.00 сәгатькә кадәр килә алачак.

4 һәм 6 ноябрь ял көннәре булачак.


Фикер өстәү