Кредит каникулларын озайтырга җыеналар

Россия Үзәк банкы кредит каникулын даими итү тәкъдимен караячак. Бу хакта “Известия” банкның матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза. Мондый тәкъдим Үзәк банк каршындагы Финанс хезмәтләреннән файдаланучылар хокукларын яклау буенча экспертлар советы утырышында әйтелгән.  Белгечләр тәкъдимен  Дәүләт Думасы да карарга әзер, дип белдергән “Известия”гә Думаның Финанс базарлары комитеты башлыгы Анатолий Аксаков.

Хәтерләсәгез, кредит каникулы турында закон быел апрель аенда үз көченә керде. Ул коронавирус белән авыручыларга яки кризис аркасында керемнәренең бер өлешен югалтучыларга кредит түләүне кичектереп тору мөмкинлеге бирде. Дәүләт программасы буенча кредитны кичектерүне сорап мөрәҗәгать итү срогы 30 сентябрьдә төгәлләнде. Хәзер инде кредитны банкларның үз программалары буенча гына реструктурлаштырырга мөмкин.

Шул ук вакытта белгечләр пандемия көчәю сәбәпле аны озайту гына түгел, бәлки кредит каникулын мәңгеләштерергә тели. Аларның фикеренчә, икътисади кризислар һәм проблемалар әледән-әле чыгып тора, шуңа күрә кешеләргә даими нигездә ярдәм кирәк.


Фикер өстәү