«Исән килеш кабергә тыкмагыз» дип полиция бүлегенә килгәннәр

Казанның Яңа Савин районы полиция бүлекләренең берсенә гадәти булмаган хатын-кыз килгән. Ул табутта, күкрәгенә “Табутка кадәр җиткермәгез. Өйдә җәберләнү – ул җинаять” дигән плакат беркеткән.

Әлеге визитны “ФемКызлар” төркеме оештырган икән.
“Өйдә җәберләнү корбаннарына ярдәм итү өчен Россия полицияcенең мөмкинлекләре күп түгел. Хатын-кызларны яклаучы закон юк, хәтта полиция кыйналган кешенең фатирына үтеп керә, корбаннан гариза ала, кризис үзәгенә юллый, “эш” ача алмый. Бездә корбаннарга “Сез аннары гаризагызны ала аласыз”, “Бәлки әле дуслашырсыз” яки инде бөтенләй “Мәет булса, килербез”, дип әйтергә мөмкиннәр. Менә сезнең мәет “үлде” һәм сезгә килде” – дип аңлата әлеге гамәлне «ФемКызлар» төркеме.


«Исән килеш кабергә тыкмагыз» дип полиция бүлегенә килгәннәр” язмасына фикерләр

Фикер өстәү