«В Татарстане мы не…» проекты авторлары: «Кирәк дип тапсак, «йөз»ебезне ачарбыз. Әлегә моның кирәге юк сыман»

«Субботнее застолье» түгел, «Коръән ашы» дибез. «Бодипозитив» сүзе дә юк бездә, аның урынына «Ашаган малда өмет бар» дигән гыйбарәне кулланабыз. «В Татарстане мы не…» (@intatarstanwedont) Инстаграм-сәхифәсендә әнә шундый татарлар гына аңлый торган үзенчәлекле һәм кызыклы канатлы сүзләр тупланган. «ВТ» шушы проектның авторлары белән аралашты.

Алар, Инстаграм-сәхифәнең үзе кебек үк, үзенчәлекле булып чыкты әле. Исем-фамилия­ләрен күрсәтмәү шарты белән генә аралашырга ризалаштылар. Моны артык әһәмиятле дип тапмыйлар. Аның каравы, халыкның менталитетын, җанлы сөйләмен һәм ничек яшәвен яхшы беләләр.


:: Аноним булып калырга теләвегезне аңладым. Һич югы, кайсы өлкәдә хезмәт куйган кешеләр сез? Кайчан да булса «йөз»егезне ачарсызмы – шуны беләсе килә.
– Арабызда хатын-кызлар да, ир-атлар да бар. Тел белгече, редактор, тәрҗемәче, укытучы – шушы һөнәр ияләре без. Кирәк дип тапсак, «йөз»ебезне ачарбыз. Әлегә моның кирәге юк сыман. Без Татарстанда яшәүче күпләр өчен һәм шул ук вакытта Татарстан белән бәйле булганнарга якын төшенчәләр белән эш итәбез. Аерым бер кешенең фикере булса, бәлки, аны шәхескә бәйләп карау дөрес булыр иде. Ә бу – әйткәнебезчә, татар фикере җыентыгы.

:: Ни өчен нәкъ менә шундый проект һәм ни өчен ул Инстаграмда пәйда булды?
– Дөресен әйткәндә, алдан ук зур планнар, максатлар куеп эшләмәдек. Инстаграмда төрле аудитория җыелган, Телеграм – таррак аудитория өчен, ВКонтакте исә үткәндә калып бара төсле. Шул ук вакытта Инстаграмны визуаль контент өчен диләр. Бит менә йөзеңне, тәнеңне ачып күрсәтмәсәң дә, аудитория җыела икән. Без монда кеше җанын, акылын ачып күрсәтәбез! Идея безнеке түгел. Берничә кардәш халыкта күрдек, шуны файдаландык. Иң элек – төрекләрдә. Төрки халыкларда җор теллелек җанлы сөйләмдә сакланган. Билгеле, ул башка халыкларда да бар. Әйтик, французларда, русларда да ниндидер бормалы сүзләр, күчерелмә мәгънәләр, метафоралар күп. Кебек! Ләкин җанлы сөйләмдә татарлардагы (төркиләрдәге) кадәр күп кулланылмый ул. Татарлар күчерелмә, яшерен мәгънәдә сөйләшергә ярата. Шуны аңладык: ниндидер гади мәгънәләр, сүзләр аша да халыкны тупларга, җыярга була икән. Аңламаганнарга бу бик сәер, ә кемнәр бу сүзләрне гомерендә бер генә мәртәбә булса да ишеткән икән, аларның күңелләрендә ниндидер җылылык, сагыну хисе, тарту көче уяна.

:: Аудиториягез тиз арада җыелды. Махсус арттырдыгызмы әллә?
– Юк, әлбәттә! Нигә безгә «накрутка», без бит коммерциячел проект түгел. Берәүнең дә баш миен юк-бар хәбәрләр белән чайкарга җыенмыйбыз. 5 пост чыгардык, берничә таныш аккаунтка лайк куйдыйк, комментарий яздык та, безне күреп алдылар. Шулай бер атна эчендә танылу алдык. (Хәзер әлеге сәхифәгә 21 меңнән артык кеше язылган. – Ред.)


:: Алга таба нинди юнәлештә эшләргә уйлыйсыз?
– Башта ук планнар булмаган кебек, алга таба да планнар юк. Безнең материал нигезендә ниндидер социологик яки лингвистик тикшеренү эшләргә мөмкин. Киләсе айда инде проект эшләмәсә, шаккатасы түгел, без тизлек заманында яшибез бит. Тенденцияләр үзгәреп тора. Кемнеңдер үзаңына тәэсир иткәнбез икән, без моңа да бик шат.

:: Татар телен өйрәнү, укыту мәсьәләсе кискен тора. Мондый кечкенә генә гыйбарәләр аша да телне өйрәтүгә, кызыксыну уятуга өлеш кертәбез дип уйлыйсызмы?
– Бу хакта уйлаган юк, ләкин күп кенә язылучыларыбыздан шушындый эчтәлектәге хатлар алдык. Хәтта Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова да: «Шушы сәхифәгә юлыккач, татар телен өйрәнәсем килә башлады», – дип белдергән. Белүебезчә, өйрәнә башлаган да. Димәк, чыннан да, өлешебез бар.

:: Сезгә хәзер халык үзе дә гыйбарәләр табарга ярдәм итә бугай. Күпләр «и я думаю, это прекрасно» дип яза, сезне билгели башлады.
– Башта ук шулай билгелиләр иде, бу гыйбарә бик тиз кереп китте ул. Әйе, директка бик күп тәкъдимнәр килә. Ләкин без барысын да урнаштыра алмыйбыз шул.

:: Татар кешесен өч сүз яисә өч гыйбарә белән сыйфатлагыз әле.
– Таләпчән, нечкә күңелле һәм кичерә белүче.

Чулпан ГАРИФУЛЛИНА


Фикер өстәү