Рөстәм Миңнеханов үзе укыган уку йортының юбилеенда катнашачак

Җомга көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан аграр университетының Механикалаштыру һәм техник хезмәт институты юбилее уңаеннан тантанада катнашачак.

Әлеге институт 70 еллыгын билгеләп үтә. «Рөстәм Миңнеханов үзе дә бу уку йортын тәмамлаган кеше буларак, тантанадан читтә кала алмый. Ул укытучылар, студентлар белән очрашачак, чарада дәүләт бүләкләрен тапшыру да каралган», – диде Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.


Фикер өстәү