Татарстан «Иң күп укый торган төбәк» бәйгесе лауреаты булды

Россия китап берлеге Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр федераль агентлыгы ярдәмендә 2020 елда Россия Федерациясе субъектлары арасында «Россиянең әдәби флагманы» исеменә үткәргән «Иң күп укый торган төбәк» бәйгесе лауреаты булды, дип хәбәр итә конкурсның оештыру комитеты.

«Жюри һәм бәйгене оештыручылар карары белән Татарстан Республикасы илнең иң яхшы төбәкләре арасына керде һәм өч лауреатның берсе булды», — диелә хәбәрдә.

Лауреат исемнәренә шулай ук Санкт-Петербург шәһәре һәм Әстерхан өлкәсе лаек булды. Якутия илнең яңа әдәбият флагманы һәм конкурсның җиңүчесе дип табылды.

«Иң күп укый торган төбәк» бәйгесе ел дәвамында үткәрелде. Анда катнашучы төбәкләр 2019-2020 еллардагы үзләренең иң зур әһәмияткә ия әдәби проектларын тәкъдим итәргә тиеш иде. Җиңүчене ачыклаганда китап инфраструктурасын үстерүдә, үз төбәкләренең әдәби традицияләрен саклауда хакимият органнары һәм мәдәният учреждениеләренең иң мөһим инициативалары һәм казанышлары исәпкә алынды.


Фикер өстәү