Рөстәм Миңнеханов “Ләйсән” тоннель казу комплексын эшләтеп җибәрүдә катнашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан метросының икенче линиясе төзелешендә “Ләйсән” тоннель казу комплексын эшләтеп җибәрүдә катнашты. Икенче линиянең Фучик станциясеннән “Сахаров” станциясенә кадәрге өлеше озынлыгы 5,37 чакрым тәшкил итеп, 4 станцияне үз эченә ала. Болар – “Фучик”, “10 нчы микрорайон”, “ТАССРның 100 еллыгы” һәм “Сахаров” станцияләре. Казан метросының икенче линиясе шәһәрнең биш районын: Идел буе, Совет, Яңа Савин, Мәскәү һәм Киров районнарын тоташтырып, иң күп пассажирлы микрорайоннар аша узачак.

Бу линияне төзү эшләре 2018 елда башланды. Хәзерге вакытта 165 эшче “Сахаров” станциясен төзи, коммуникацияләр салу эшләрен алып бара. Метроның икенче линиясе сәгатенә 40 пар поезд үткәрүгә сәләтле булачак. Шулай итеп, бер тәүлек эчендә аның аша 1 миллион 530 мең кеше үтә алачак.

Президент билгеләп үткәнчә, Зур Казан боҗрасы һәм метро – алга таба  башкалабызның инфраструктурасын үстерү өчен иң кирәкле ике проект. Ул шулай ук бүген метроның, бигрәк тә эшкә шәһәрнең бер башыннан икенче башына йөрергә туры килүчеләр өчен, иң уңайлы һәм җәһәт җәмәгать транспорты төре булып торуын басым ясап әйтте.

Сүз уңаеннан, бүген Казанда метроның бер линиясе эшли. 11 станциядән торучы линия озынлыгы – 16,7 чакрым.


Фикер өстәү