Татарстанда кафе һәм рестораннарның эш сәгатен чиклиләр

31октябрьдән Татарстанда кафе һәм рестораннар 23:00дән 6:00гә кадәр эш сәгатен туктатырга тиеш булачак. Бу турыдагы Татарстанның министрлар кабинеты карарын республиканың Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Чикләүләр кертелгән сәгатьләрдә кафе-рестораннарда күңел ачу чаралары уздыру рөхсәт ителми.

Бинага керми генә ризык алып китүчеләргә, заказларны илтеп бирүгә, аэропорт һәм вокзал территорияләрендә туклануга әлеге чикләү кагылмаячак.


Фикер өстәү