Россиядә илкүләм изоляция кертелмәячәген әйттеләр

Россиядә коронавирус пандемиясе аркасында яңа тоталь чикләү чаралары кертергә уйламыйлар. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин «Россия чакыра» инвестиция форумының пленар утырышында белдерде. Бу хакта Кремль сайтында хәбәр ителә.

«Без ничек эшләргә кирәклеген төгәл аңлыйбыз, шуңа күрә тоталь чикләү чараларын кертүне, икътисад, бизнес эше тулысынча туктатылган гомум илкүләм локдаунны гамәлгә ашырырга планлаштырмыйбыз», — диде Путин.

Аның сүзләренчә, объективлык кирәк булган очракта, табибларның конкрет төбәктә, шәһәрдә, муниципалитетта вазгыять буенча тәкъдимнәрен исәпкә алып, кешеләрнең куркынычсызлыгын һәм предприятие, оешмаларның өзлексез эшчәнлеген саклап калырга мөмкинлек бирәчәк акланган карарлар кабул ителәчәк.


Фикер өстәү