Кешегә — эш, эшкә кеше кирәк

Пандемия чорында күп кеше эш урынын югалтудан курка. Болай да аз булган хезмәт хакыңнан бө­тен­ләй колак каксаң, нишләрсең… Тор­мышны алып барырга, ипотека, кредитларыңны түләргә, бала­ла­рыңны укытырга ки­рәк. Әмма эш­сез калуны зур фаҗигагә әй­лән­дермәүчеләр дә шактый. Бигрәк тә яшьләр арасында.

Урнашыр идең, тәҗрибә кирәк
Танышымның юридик белеме булган улы ике ел эчендә өч тапкыр эш урынын алмаштырды. Басылып бер урында эш­ләмәвенең сәбәбе егеттә генә түгел. Юридик институтны бик яхшы билгеләренә тәмамлагач, белгечлеге буенча эшкә урнашмакчы иде. Югары хезмәт хакы түләүче конторада егетне энәсеннән-җебенә чаклы тикшерделәр. Шунда сәла­мәт­леге турындагы бер белешмә харап итте: егетне эшкә алмадылар. Башка оешмаларга баргач, ул юнәлеш буенча 2-3 ел стаж кирәк, дип борып чыгардылар. Егет шуннан соң таксист, автосалонда слесарь булып эшләп алды. Узган ел товар та­шый торган складка урнаш­ты. Ярты еллап хезмәт хакын 40ар мең сум алды. Тик соңгы айларда түләү бермә-бер кимегәч, тоткарлана башлагач, аннан киткән. Хәзер таксист булып эшләп йөри.
Шәһәр урамына чыксаң, баганаларны, йорт подъездларын эш урыннары тәкъдим итүче белдерүләр ябыштырып, чуарлап бетергәннәр. Бер хатын-кызлар консультациясенә медрегистратор кирәк, дигән белдерү ярты ел буе эленеп торды. Нишләп шулай озак кеше таба алмыйлар икән дип, гаҗәпләнеп, шалтыратып кызыксына башладым. Белешүчеләр миннән башка да бар икән, хезмәт хакын ишеткәч, сөйләшүне шунда ук өзәләр, дип аңлаттылар. Медрегистратор атнага биш көн эшли, медицина белеме булса аена – 14 мең сум, юк икән, 12 мең сум акча тия. Абау, эшсезлек буенча түләнүче максималь пособие дә аннан күбрәк түгелме соң? Хәер, ул пособиене ярты ел гына бирәләр.
Хезмәт базарында эш күп, ләкин эзли башласаң, үзеңә кирәклесен табу читен. Лаеш районындагы «Кәүсәр» ит җитештерү оешмасына эшчеләр һәрчак кирәк, дигәннәр иде. Җитәкчесенә чыккач: «Әлегә берни вәгъдә итә алмыйбыз, пандемиягә бәйле, хәлләр үзгәреп китте», – диде. Ярый хуш, аларга уңышлар теләп, миңа эш эзләп, Лаеш районындагы май экстракцияләү заводына шалтыраттым. Монда кире бормаслар кебек иде, чөнки анда төрле эшләрдә эшләүчеләр гел килеп, китеп тора. Тик: «Бездә хатын-кызлар аз эшли шул, бөтен бүлектә дә кеше җитәрлек, – диде кадрлар бүлеге хезмәткәре. – Сезне сак хезмәтенә алсак кына инде. Бер тәүлек эшлисе, өч көн ял. Хезмәт хакы – 17 мең сум. Эш эзләүче ир-ат танышларыгыз юкмы? Электрик­лар һәм ерак юлларга чыгып китүче машина йөртүчеләр кирәк». Шуның белән эзләүне туктатып тордым.
Быелгы вазгыять җырчылар тормышына да зур үзгәреш кертте. Аларның кайберсе элеккеге һөнәрен искә төшерде, шүрлектә тузан җыеп яткан дипломын эзләп тапты. Байтагында сату-алу сәләте барлыкка килде. Челтәрле бизнес аша товар рекламалаучылар да күбәеп китте. «Казан егетләре» төркеменең элеккеге җырчысы Марат Галимов та яшь чагында Чаллыда институт тәмамлап, машина төзү технологы һөнәрен үзләштергән. Тик аның буенча бер көн дә эшләмәгән.
– Хәзер эшләп карарга булыр иде дә, тәҗрибә кирәк. Заводка эшкә слесарь булып урнашып, аннары карьера баскычы буенча үссәм генә инде, – дип шаярта Марат. – Артистның төп акчасы банкетлардан керә. Ябылулар чорында бик авыр булды. Яңадан шул көннәр килмәсә ярар иде, дип телибез. Эшсезлек буенча Мәшгульлек үзәгенә басканым, пособие­ләр алганым булмады. Аның нәрсә икәнен белмим.

Пособие түләүдә үзгәреш бар
Республикада эшсезләр болай да аз түгел. 1 октябрьдә республиканың Мәшгульлек үзәкләренә исәпкә басучыларның саны 68 меңгә җиткән. 9 ай эчендә үзәкләргә 132 мең кеше теркәлгән, аларның 32,6 меңе эшкә урнаштырылган. Эш эзләүчеләрнең һәр икенчесе озак вакыт эшләмәгән яки «соры базар»да эшкә рәсми урнашмыйча хезмәт иткән. Татарстанда бер буш эш урынына ике эшсез туры килә. Пандемия чорында эшсез калучылар бермә-бер арткан. Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова әйтүенчә, быел беренче кварталда Мәшгульлек үзәкләренә үзенә яраклы эш эзләп, 13,6 мең кеше мөрәҗәгать иткән булса, апрельдән октябрь аена кадәр эш сорау­чыларның саны 114,9 мең кешегә җитә. Министрлык вәкиле моның берничә сәбәбен дә атый: коронавирус инфек­ция­сенә бәйле вазгыять аркасында кайбер оешмалар эшчәнлеген туктатты, эшсез калучыларга түләнә торган максималь пособие күләме артты. Ул элек 8 мең сум иде, быел 12130 сум итеп билгеләнде. Бу сумма бүгенге кыйммәтчелек заманында әллә ни күп түгел кебек. Ә чынбарлыкта, кайбер кеше ай буе эшләп, шул күләмдә яки аннан да азрак хезмәт хакы ала. Мәшгульлек үзәкләре хезмәткәрләренең үз фаразы: «Эшсез калган гаиләләрдәге һәр балага апрельдән августка кадәр өчәр мең сум федераль акча бирелә башлагач, эшен ташлап исәпкә басучылар артты», – ди алар. Пособиене моңа кадәр күпме эшләвеңнән һәм хезмәт хакы алуыңнан чыгып билгелиләр. 1500 сум булган минималь пособие күләме апрельдән сентябрьгә кадәр вакытлыча 4500гә күтәрелде. Октябрьдән аны яңадан элеккечә түләүгә күчтеләр. Минималь пособие озак вакыт эшләмәгәннәргә, беренче тапкыр эшкә урнашырга теләүчеләргә билгеләнә. Максималь пособие шул килеш калды. Тик 12130 сум акчага ел дәвамында 26 атнадан да ким эшләмәүчеләр өметләнә ала.
Республикада 42 меңнән артык вакансия бар. Шуның 45 проценты, ягъни 20 меңе – җитештерү өлкәсе һәм эшче һөнәрләре. Төзелеш өлкәсендә – 6 мең вакансия, транспорт тармагында – 2,5 мең буш урын. Туксан процент очракта, тулы эш көне буенча эшләүче хезмәткәрләр көтәләр. Сезонлы тәкъдим ителә торган эш урыннары – 300дән артык. Вакытлыча 200 эш урыны тәкъдим ителә. Клара Таҗетдинова әйтүенчә, вакансияләр үзгәреп тора. Тугыз ай эчендә Мәшгульлек үзәкләре аша 38 меңнән артык кеше эш тапкан. Тик буш эш урыннары бетми һәм эшсезләр армиясе дә кимеми.

Оешмаларны яңадан ябу вазгыятьне катлауландырачак
Без көн кадагындагы әлеге мәсьәлә буенча, Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәрраховның фикерен белештек.
– Бик зур кризиска килеп кердек, аның сәбәбе икътисадка бәйле түгел, коронавирус инфекциясе шуңа китереп җиткерде, – ди Айрат Фәррахов. – Оешмалар ябылу, эшләүчеләрнең үзизо­ляция­гә озатылуы аркасында эшсезлек килеп чыкты. Бизнес тармагы керемен югалтты. Коронавируска бәйле вазгыятьтә иртәгә ни буласын да әйтә алмыйбыз. Авыручылар артканлыктан, байтак илләр катгый чикләүгә кире кайта. Әйтик, Германиядә, Италиядә, Словакиядә комендант сәгате кертеде. Рестораннар, кинотеатрлар, җәмәгать туклануы урыннары ябыла, күмәк чаралар үткәрү тыела. Бу – тагын күп кеше эшсез, акчасыз кала дигән сүз. Шундый чорда барлык дәүләтләр дә халыкка ярдәм итәргә тырыша. Беренче чиратта, бала үстерүче гаиләләрне кайгырталар. Бүген без дә киләсе ел бюджетын беренче укылышта карадык. Балалы гаиләләргә ярдәм өчен ярты триллион сум акча бүленәчәк. Ул акча социаль программаларга, эшсез калучыларга булышуга юнәлдереләчәк. Илдә катгый чикләүләр кертүне, оешмаларны ябуны кирәк санамыйм, бу вазгыятьне катлауландырачак кына. Хәзер ничек тә хезмәт урыннарын саклап, эшне шул көе дәвам иттерергә кирәк.

Кадрлар барысын да хәл итәме?
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы Авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетентлы үзәк директоры урынбасары Ренат Мамаев исә мәсьәләнең башка ягына тукталды.
– Эш бирүчеләр һәм эш эзләүчеләр белән көн дә диярлек аралашып торабыз һәм, шуннан чыгып кайбер нәтиҗәләр дә ясадым, – ди Ренат Мамаев. – Катлаулы икътисади вазгыятькә карамастан, республикада эш бар. Айга 40 мең сум түләргә әзер булучы хуҗалыклар да аз түгел. Эш эзләүчене акчасы канәгатьләндерә, эш урынындагы таләпләр канәгатьләндерми, ә акчаны болай гына түләмиләр. Күптән түгел, бер сөт эшкәртү цехына эшчеләр табарга булыштык. Анда пенсиягә якынлашып килүчеләрне урнаш­тырдык. Ник аларга тукталдыгыз, ди­сезме?! Моңа кадәр яшьләрне чакырып караган идек, озак тормадылар, киттеләр. Кызганыч, аларда җаваплылык хисе юк. Олырак яшьтәгеләр эшне җиренә җиткереп, яхшы булсын, дип эшли. Соңгы 20 елда илдә балаларга хезмәт тәрбиясе бирү бетте. Аларны кече яшьтән эшләтеп үстермибез. Минемчә, эшсезлекнең, эшләргә теләмәүнең сәбәбе шуның белән дә аңлатыла. Мәсьәләнең тагын бер ягы эш бирүчеләргә бәйле: кадр­лар белән идарә итә белмиләр. Андый сәләт бар җитәкчегә дә бирелмәгән. Чит ил оешмаларында кадрлар белән эшләүче махсус белгеч бар. Эшкә кабул иткәндә кешене карьера үсеше көтә, аны даими укытып торалар, матди ягын кайгырталар. Мондый мөмкинлек, аралашу эшләргә стимул тудыра. Хезмәткәрнең акчасы да, бәлки, бик югары түгелдер, ләкин ул анда үзен кирәклегә саный. Аңа анда җайлы, рәхәт. Бездә дә зур таләпләр куйганчы, башта эшләүчегә шундый мохит тудырасы иде. Кадрлар бөтен нәрсәне хәл итә, диләр. Юк, алай түгел, кадрлар белән дөрес идарә итә белү бөтен нәрсәне хәл итә.

КИРӘКЛЕ ҺӨНӘРЛӘР ҺӘМ БЕЛГЕЧЛЕКЛӘР:
автомобиль йөртүчеләр
(уртача хезмәт хакы – 31,9 мең сум);
электр һәм газ белән
эретеп ябыштыручы (31,3 мең сум);
монтажчы (64,5 мең сум);
бетончы (44 мең сум);
ташчы (43,2 мең сум);
штукатурчы (29,1 мең сум);
маляр (29,4 мең сум);
полиция хезмәткәре (24,8 мең сум);
тәрбияче (18,5 мең сум);
инженер-технолог (24,4 мең сум).

Эш белешү өчен район Мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Интернеттан «Работа в России» порталына теркәлеп тә, эш эзләргә һәм белгечлегең, нинди эш эзләвең хакында мәгълүмат калдырырга мөмкин.

 

2021 елда халыкны эшле итүгә республикада 596 миллион сум акча каралган. Эшсезләрне яңа һөнәргә укытуга 133 миллион сум акча тотылачак. 50 яшьтән өлкәнрәкләрне, бала белән өч яшькә кадәр декрет ялында утыручыларны, 7 яшькә кадәр баласы булган эшләмәүче әниләрне яңа һөнәргә өйрәтүгә 186 миллион сум акча бүленгән. Төрмәдән чыкканнарны, югары уку йорты тәмамлаучыларны, инвалидларны эшкә алучы оешмаларга 15-16 миллион сум өлеш чыгарачаклар. Социаль түләүләргә 3 миллиард сум акча тотылачак.

Фәния Арсланова


Фикер өстәү