Марат Кәбиров: «Фахишә дәрәҗәсенә төшү кызганыч…»

Яңалыклар белән танышам. Халыкара хәлләр, коронавирус турында мәгълүматлар, теге яки бу вакыйгага бәйле фикерләр… Шунда күзем коточкыч бер башисемгә төшә: «Новосибирск өлкәсендә 14 яшьлек ана баласын суыткычта катырып үтергән». Мин мондый язмаларны яратмыйм. Шулай да укырга мәҗбүрмен. Эшем шундый. Укып чыгам.

«Новосибирск өлкәсендә ундүрт яшьлек ана бәбили һәм баласын туңдыргычка салып куя. Бала катып үлә. Яшь ана эче авыртудан зарлангач, әнисе өйгә фельдшер чакырта. Үсмер аңа бала табуы һәм аны суыткычка тыгып куюы турында сөйли. Фельдшер полициягә мөрәҗәгать итә».
Әлеге язманың беркадәр өзеген Яндекска салам. Я Ходай! Төрлечә рерайт ясалган язмалар тулай торак тараканнары кебек шыбырдап тора. Бу хакта хәбәр итмәгән бер генә сайт та калмаган бугай. «11 млн язма табылды», – дип белдерә Яндекс.
Мин берничә сайтка күчеп карыйм. Төрлечә рерайт ясалган шул бер үк яңалык. Яңалык кына. Хәбәр итү. Бернинди аңлатма да, фикер әйтү, мөнәсәбәт белдерү дә, башка нәрсә дә юк. Әйтерсең бу – көн дә була торган… юк… көн дә булырга тиешле бер вакыйга. Ундүрт яшьлек… үсмер… бәби таба… һәм баласын суыткычка тыгып куя. Бу – тормышта иң гадәти хәл, әфәнделәр һәм ханымнар, бер дә борчылмагыз. Ә хәзер ары киттек, киләсе яңалык…
Матбугат, бәлки, шулай булырга тиештер инде ул. Хәбәр итәргә. Бәлки, ул үз мөнәсәбәтен күрсәтергә тиеш түгелдер. «… яшьлек үсмер фәләненче каттан сикергән», «… яшьлек үсмер кан тамырын кискән», «… яшьлек үсмер…» Матбугатта мондый хәбәрләр мыжгып тора. Мин кайчагында: «Әллә үс­мерләр фәкать шундый хәлләр белән генә мәшгульме соң, алар бүтән берни дә эшләмимени?» – дип уйлап куям. Алай түгелдер инде ул. Әнә бер авылда бер үсмер суга батып баручы кызны коткарган. Бер авылда фәлән гектар җирне берүзе кәтмәнләп чыккан. Әмма болары матбугат өчен кызык түгел. Укучы аларны яратмый. Падумаешь, суга батучыны коткарган малайлар турында без инде мәктәп эскәмиясендә үк ишеткән идек. Ә баланы суыткычка тыгу – яңалык. Сенсация! Ул укучыга кызык.
Чынлап та шулай. Мондый язмалар иң күп тавыш җыя, рейтингны күтәрә. Чөнки алар халыкка кызык.
Ә миңа кызык түгел. Кызганыч. Беренчедән, аң дәрәҗәсе шуның ише язмаларны укудан ары китә алмаган, рухы фаҗигагә, канга сусаган халык кызганыч. Кеше кайгысында рухын туйдыручы козгыннар сыман бит инде бу. Икенчедән, шушы кавемгә ярарга тырышып, фахишә дәрәҗәсенә төшкән журналистика кызганыч. Аңлыйм инде: рейтинг, реклама, акча… Ләкин журналистиканың төп максаты акча түгел иде бугай. Заман үзгәреп, акча төп максатыңа әверелсә дә, ниндидер чикләр булырга тиештер кебек. Югыйсә үсмерләрдә шундый фикер туарга да мөмкин: син нинди генә изгелекләр эшләсәң дә, кызыксынучы булмаячак, ә берәр кабахәтлек эшләдеңме – матбугатта шау-шу тудырасың, «йолдыз»га әйләнәсең.
Теге үсмер дә кызганыч. Мөлкәт артыннан чабып, рухи фәкыйрьлеккә төшкән мескен җәмгыятьнең бер корбаны бит инде ул. Ялгыш юлга төшеп авырга узса да, ялгызы бәби табып ятмас иде югыйсә. Әти-әнисе дә кызларына таяныч була алыр иде. Бер тиргәрләр дә, мәсьәләне бергәләп хәл итәрләр иде. Димәк, үсмер аларга ышанмаган. Аннан соң, кызларының йөкле икәнен сизмәгәннәрмени? Димәк, балаларына борылып карамаганнар инде. Ә укытучылары кайда булган? Авылдашлары? Бер-береңнең барлыгын тоймый торган, бары тик үз мәнфәгатьләрең турында гына уйлый торган җәмгыять шундыйрак була, күрәсең.
Ә шулай да минем фаҗигаләр, җинаятьләр турында укыйсым килми. Гадәти һәм гадәттән тыш яхшылыклар эшләгән якты кешеләр турындагы хәбәрләрнең шундый тизлек белән таралуын күрәсем килә. Һәм аларның халыкка кызык булуын, рейтингларны күтәрүен… Халыкның кәшилүк эченнән башын алып, йолдызларга караган, бер-берсенең хәлен белешкән көнен күрәсем килә.
Яңалыклар белән танышам. Яктылары килеп чыкмас­мы дип…

Марат КӘБИРОВ


Фикер өстәү