2021 елда Татарстанда алданган “өлешче”ләр проблемасы тулысынча хәл ителәчәк

Өлешкә кереп торак төзетүчеләргә ярдәм итү буенча республика фонды әнә шулай дип хәбәр итә. 30 октябрьгә алынган мәгълүматларга караганда, республикада 12 “сакаллы” төзелеш (“өлешче”ләр өчен 2795 фатир) калган. Быел “өлешче”ләр өчен 248 фатирлы 3 йорт файдалануга тапшырылган. Ел азагына кадәр тагын 4 торак йорт әзер булачак.

Татарстан Өлешкә кереп торак төзетүчеләргә ярдәм итү фонды директоры Иван Новиков әйтүенчә, калган 8 объектны (“өлешче”ләр өчен 2541 фатир) 2021 елда төзеп тапшыру планлаштырыла. Шулай итеп, Татарстанда киләсе елда алданган “өлешче”ләр проблемасы тулысынча хәл ителәчәк, дигән сүз.


Фикер өстәү