Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 46 яңа очрагы ачыкланган

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус инфекциясе йоктыруның 46 яңа очрагы ачыкланган

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 46 яңа очрагы ачыкланган. Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясенең 46 очрагы теркәлде. Шул рәвешле, Татарстан Республикасында коронавирус йоктырган кешеләрнең гомуми саны 8 374кә җитте», — дип хәбәр итте спикер.

Республикада бер тәүлек эчендә коронавируска 7372 тапкыр ПЦР-тест үткәрелгән. Авырулар белән аралашкан 1175 кеше табиблар күзәтүендә кала.

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков республикада бер тәүлек эчендә 15 кешенең коронавирустан терелүен искәртте.

 


Фикер өстәү