Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан авыл хуҗалыгы университетында булды

Бүген университетның Механикалаштыру һәм техник сервис институтына 70 “яшь” тула. Рөстәм Миңнеханов үзе дә әлеге вузда укыган: 1978 елда “авыл хуҗалыгын механикалаштыру” белгечлеге буенча “инженер-механик” квалификациясен алып чыккан.

Президент югары уку йортындагы бер аудиториядә үзенең укытучысын – Фәрит Габделхәй улы Шәфигуллинны очратты. Фәрит ага биредә әле дә трактор һәм автомобиль төзелеше фәнен укыта.
Президент студентлар белән очрашуда институтта укыганда кайда практика үткәнлеге турында сөйләде.


Фикер өстәү