Кая югаласың, мәхәббәт?

Кешеләр мәхәббәт турында язганны бик яраталар. Бу аңлашыла да, чөнки адәм баласының гомере нәкъ менә шул хисне эзләп, шуны саклап, яисә югалтканга үкенеп үтә. Гаилә тормышындагы драмалар да нәкъ менә яратуның булмавы, яисә булганның юкка чыгуы сәбәпле уйнала. Ир хатыны янына ашыгып кайтмый, яисә буш вакытын аның белән үткәрергә теләми икән, бу бит инде – бик зур бәхетсезлек, фаҗига. Хатын белән дә нәкъ шулай ук. Үз ирен түгел, гел башка бер ирне күз алдында тота икән, тормыш түгел инде бу.

Шуңа күрә сөю хисен җырлау – бик үтемле тема. Моннан берничә ел элек бу юлларның авторы «Мәхәббәтне ничек сакларга?» дигән язма бастырган иде, ул бер социаль челтәрдән икенчесенә күчеп йөрде. Бер рус кешесе, аның «Яндекс»та русчага керделе-чыктылы автомат тәрҗемәсен укып: «Бик кызыклы язма булырга тиеш бу, тәрҗемә итегез әле аны», – дип язды хәтта. Әгәр дә шундый бер тылсымлы дару төймәсе ясалып, югалган мәхәббәтне шуның ярдәмендә кайтарып, яки булганын нык итеп сакларга ярдәм итсә, ышаныгыз: аның белән триллионнар эшләргә мөмкин булыр иде. Шагыйрь әйтә бит әле: «Мәхәббәтсез яшәү ярамый», – дип. Бик дөрес әйтә. «Мәхәббәт» һәм «бәхет» сүзләре арасына тигезлек билгесе куйсак, аз гына да ялгышмабыз. Әмма тормышта күпчелек очракта гел киресенчә килеп чыга: гашыйк булу кешене ачы сагышларга сала. Сүз җавапсыз мәхәббәт турында гына бармый. Хәтта ике як та бер-берсенә наз тулы күзләр белән караганда да бу халәт гомерлек булмый, тиз югала. Партнерларны алыштыру, гел хис яңартып тору да булышмый. Алыштырган саен очсызлана гына ярату хисе һәм бервакыт адәм баласы, аннан бөтенләйгә мәхрүм калып, беркемне дә ярата алмас хәлгә килә.
Безгә бит инде менә болай тоела: бер-берсен балачактан ук яратып гаилә коручылар бик бәхетле яшиләрдер кебек. Кеше шуңа күрә яшьлек мәхәббәтен сагынып яши дә инде. «Шуның белән гаилә корган булсам, бәхетле булыр идем», – дип уфтана. Ләкин алдавыч фикерләр бу. Беренче мәхәббәт белән корылган гаиләдә дә нәкъ хәзерге гомерне бергә кичкән гаиләдәге кебек проблемалар минимум буларак калкып чыгар, бәлки начаррак та булыр иде әле. Моның сере бик гади: адәм балалары сөю хисен саклый алмый, ул котылгысыз рәвештә югала. «Ширбәт ае – бер ай» дип тиктомалдан гына әйтмиләр бит.
Бер гаиләне беләм мин. Нәкъ без хыялланган критерийлар буенча тормыш кордылар: беренче класстан ук бер-берсен сөйделәр, яшьли үк өйләнешеп тә куйдылар. Читтән караганда тормышлары сокланырлык төсле тоела: муллыкка тиенгән бу пар ел саен чираттагы ялны планетаның иң мәртәбәле урыннарында уздырды. Балалар да проблемалар белән борчымады: сау-сәламәт килеш үсеп җиттеләр, өйләнделәр, онык­лар туды… Кешегә тагын ни җитми бу тормышта? Бөтен танышлары болардан көнләште, сокланды, үрнәк итеп күрде. Тик инде чал чәчле ир икәүдән-икәү генә эчкерсез бер күзгә-күз сөйләшү вакытында: «Гаилә тормышы бик катлаулы булды безнең, әллә ничә тапкыр аерылышу чигендә тордык», – дип шаккатырды.

Гашыйк булу турында сөйләшә идек бит әле. Бик серле һәм зыянлы хис бу. Чын мәхәббәт белән аның уртак­лыгы юк диярлек. Аның бер серле ягы шунда: адәм баласы ни өчендер каршы җенеснең тышкы ягына сихри рәвештә омтыла башлый. Башкалар өчен бик гади, уртакул һәм хәтта соры булып торган персонажлар гашыйк күзендә буй җитмәслек образга әйләнә. Хыялында ул аңа үз күңелендәге таләпләргә туры килә торган идеаль сыйфатлар бирә, шуларны анда бар дип ышана башлый. Гипнозлана инде шуннан соң, күзе томалана. Өйләнешеп берничә көн яшәүгә тарала торган томан бу, чөнки идеаль сыйфатларга ия булган беркем дә юк бу дөньяда. Кризис кешене тәңре дәрәҗәсенә күтәреп табына башлау сәбәпле туа. Каршы якта да шундый ук тартылу булган очракта стресс котылгысыз монда. Гипноз бетә, әмма күңел яңа табыну объекты эзли башлый, беренче мәхәббәткәме анда, күрше хатынынамы, яисә берәр «йолдыз»гамы теге күңелдәге образны тага да уфтанып, депрессия эчендә яши башлый. Гаиләдә җәнҗаллар чыга инде, билгеле, үзара гаепләшүләр китә…

Мәҗнүн турындагы риваять бар бит әле. Гашыйклык – менә шул Мәҗнүн мәхәббәте инде ул. Саташу, тилерү. Мәҗнүн сүзенең татарчага тәрҗемәсе дә «тиле» дигәнне аңлата. Мәҗнүннең Ләйләгә булган газаплы мәхәббәте турында ишеткәч, патша Ләйләне үзенә чакырган дип әйтәләр. Карый: гап-гади бер кыз, башкалардан әллә ни аермасы юк. Кемгәдер котсыз да булып күренергә ихтимал әле җитмәсә. Мәҗнүнне чакырып: «Нәрсәсенә исең китте ул кызның?» – дип сорарга мәҗбүр була патша. «Син аңа патша күзләре белән түгел, Мәҗнүн күзләре белән кара», – дип җавап бирә тиле гашыйк. Кемнедер чынлап та яратырга кирәк булганда, аңа Мәҗнүн күзләре белән карарга ярамый һич тә. Без барыбыз да – гади җир кешеләре. Бөтен булмышыбыз кимчелекләр белән тулы. Тышкы яктан бик чибәр кешеләрдә андый кимчелекләр күбрәк тә була әле гадәттә, чөнки үзләрен язмыш иркәсе дип тоялар да тәкәбберләнәләр, башкалардан өстен тоялар, еш кына деспот­ларга әйләнәләр. Болар барысы да гаилә коргач кына өскә калкып чыга.
Газап китерми торган бер генә сөю бар – Аллаһны сөю хисе. Ә адәм балаларына булган гашыйклык халәте Аллаһны оныттыра. Аллаһны онытканнарның тормышы тоташ стресстан торачак. Бу – Галәмнәр Хуҗасы урнаштырган яшәүнең бер кануны, Аллаһның вәгъдәсе буларак котылгысыз рәвештә тормышка ашырыла торган нәрсә. Үзен дөньяви җәмгыять дип атаган хәзерге глобаль җәмгыятьтә ни өчен муллыкка, комфортка карамый тормышның тоташ газаптан торуы, гаилә иминлеге һәм бәхете булмау аңлашыла инде шуннан соң. Иң ышанычлы сөю ул – Аллаһка мәхәббәт призмасы аша үткәрелеп, Аллаһ ризалыгы өчен генә дип ярату. Мондый очракта идеаллаштырмыйсың инде каршы якны, аның кимчелекләрен кичерергә өйрәнәсең. Адәм баласы буларак хаталар ясалачак, билгеле, үзара үпкәләшүләр дә булачак, әмма гафу итү белән төгәлләнәчәк барысы да. Көтүче турындагы риваятьтәге шикелле инде. Бер көтүчедән сораганнар бит: «Бүген нинди һава торышы булачак?» – дип. Бер дә шикләнмичә: «Мин яраткан һава торышы булачак», – дип җавап биргән чыбыркы иясе. «Каян беләсең андый һава буласын?» – дип гаҗәпләнгәннәр. «Үзең теләгән һава торышын булдыру мөмкин түгеллеген аңлагач, мин булган һава торышын яратырга өйрәндем. Шуңа күрә көн саен нәкъ мин яраткан һава торышы булачак», – дигән көтүче.

Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ


Фикер өстәү