Рөстәм Миңнеханов Кукмарада полиция хезмәткәрләренә һөҗүм итү белән бәйле хәлне контрольгә алды

Татарстан Президенты Кукмара полицияләренә һөҗүм итү буенча мәсьәләне контрольгә алды, дип хәбәр итә Рөстәм Миңнехановның матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Исегезгә төшерәбез, бүген төнлә Кукмарада 16 яшьлек егет башта полиция бүлегенә ут төртергә маташкан, ә тоткарланганнан соң, тәртип сакчысын пычак белән яралаган. Һөҗүм иткән егет вафат булган.

Әлеге факт буенча «Террорчылык акты ясарга омтылу» һәм «Хокук саклау органы хезмәткәренең гомеренә янау» маддәләре буенча җинаять эше кузгатылды.

Республика прокуратурасы җинаять эшен тикшерүне махсус контрольгә алды.

 

 


Фикер өстәү