Полиция бүлегенә һөҗүм иткән үсмер экстремизм тарафдары буларак исәптә тормаган

Җомгага каршы төндә Кукмарада полиция бүлегенә һөҗүм иткәннәр. Бинага яна торган сыеклык тутырылган шешә ыргыткан 16 яшьлек үсмерне атып үтергәннәр. Тоткарлаганчы, ул бер хокук сакчысын яраларга өлгергән. Җинаять эше кузгатылган, тикшерү эшен Татарстан Президенты һәм прокуратура күзәтеп торачак.

Бөтен ил матбугатының игътибарын җәлеп иткән куркыныч вакыйга төнге сәгать берләр тирәсендә була. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бүлек ишегалдында машинасын туктаткан участок инспекторы җирдә нидер януга һәм шешә ватыклары аунап ятуга игътибар итә. Шул вакытта койманың тышкы ягыннан тагын бер шешә ыргыталар. Эченә яна торган сыеклык тутырылган була. Шешә ыргыткан кеше качып китә. Участок инспекторы һәм полиция бүлегенең вакытлыча тоту изоляторы җитәкчесе аның артыннан куя чыгалар. Куып җиткәч, шикле кеше пычак белән кизәнә башлый. Хокук сакчылары башта кисәтә, әмма файдасы булмый. Тоткарлаганда ул полиция хезмәткәрләренең берсен пычак белән яралый. Инспектор корал кулланырга мәҗбүр була. 16 яшьлек үсмер вакыйга урынында җан бирә. Хокук сакчысы хастаханәдә ята.

Кичә Кукмарага Татарстан буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин һәм республика прокуроры Илдус Нәфыйков барып кайтты. Әлеге факт буенча «Террорчылык акты ясарга омтылу» һәм «Хокук саклау органы хезмәткәренең гомеренә янау» маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган. Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәренә караганда, тикшерү эше күзәтү астында булачак.

16 яшьлек егет Кукмарага әле быел гына күчеп килгән дигән мәгълүмат бар. Аңа кадәр Ижауда һәм Башкорстанда яшәгән. Әнисе Кукмарада тормыш иткән ир-атка кияүгә чыккач, Татарстанга килгән. Сүз уңаеннан, үсмернең үги әтисе – 2001 елда диверсия оештырган һәм рөхсәтсез корал ясаган өчен 14 елга хөкем ителгән кеше. Аңлашылганча, хокук сакчылары бу вакыйгаларны да игътибарсыз калдырмаячак. Иреккә чыккач, ул фермерлык белән шөгыльләнә башлый. Кафесында исә хәләл ризыклар әзерли. 16 яшьлек үги улы да шунда эшләгән. Полиция бүлегенә һөҗүм иткән үсмер экстремизм тарафдары буларак исәптә торган, дигән хәбәрне «Татар-информ» агентлыгы чыганаклары кире кага.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү