Җомга иртәсе күңелле хәбәрдән башланды. “ВТ” битләрендә язмышы бәян ителгән Маһинур Вильдановага газ тоташтырдылар. Ул йон итекләрен, бияләрен салганга сөенеп бетә алмый.
– Батареядан кулымны алмыйм. Шулкадәр рәхәт. Җылыга тиендем. Рәхмәтемне нинди сүзләре белән җиткерергә икән, белмим дә. Мин сезне кунакка көтәм”, – диде ул.
Газетага язма чыкканнан соң ярдәм итәргә теләүчеләр, үзләренә яшәргә чакыручылар, күчтәнәчләр китерүчеләр булды. “ВТ” хәбәрчесе дә әбине онытмады. Көн саен җылы ризыктан өзмәде.
Гөлгенә ШИҺАПОВА