Кайбычта олы юлны зур өметләр белән көтәләр

Гаҗәпләнерлек тә түгел анысы.  Әнә шул бик олы булганга автобан исеме алган Мәскәү – Казан магистраленең Татарстан территориясендәге өлеше (7 нче һәм 8 нче этаплар) нәкъ менә Кайбыч районыннан башлана. Бу төбәккә юлның, аз да түгел, күп тә түгел, 60 проценты диярлек туры килә. Яңалыкны халык ничек кабул итә? Кайбыч муниципаль районы башлыгы урынбасары Рамис Хәялиев белән шул хакта сөйләшәбез.

 

:: Рамис Рафисович, хәтерегездә булса, моннан берничә ел элек без Казан каймасы эзләре буенча йөргән идек. Шунда сез: «Окопларның нигездә Кайбычта казылуы гайре табигый хәл түгел. Мәскәүдән Казанга килгәндә, иң кыска юл безнең район территориясе буенча үтә. Шуңа күрә дә фашистларның шушы юл белән килүе фаразланган. Хәтта Кайбычта керәшен авылларының күп булуы да шуңа бәйле. Патша гаскәрләре юл буенча татарларны рәттән чукындырып килгәннәр. Әгәр дә мәгәр кай­чан да булса, ике башкаланы тоташтыручы трасса төзергә уйласалар, мөгаен, шушы аралыкны сайлап алырлар иде», – дигән идегез. Фаразларыгыз тормышка ашып бара…

– Бу хакта мин Казанда чагында туганнарымнан ишеттем. Шунда ук интернетка ябыштым. Башымда бер генә уй: юл безнең район аша үтсә ярар иде. Үзем дулкынланам, үзем тизрәк картаны ачам. Күргәч, кош тоткан кебек булдым. Мин бу сүзләрне түрә буларак түгел, гади Кайбыч кешесе буларак әйтәм, чөнки ул безгә әйтеп бетерә алмаслык мөмкинлекләр ачачак. Кайбыч респуб­ликаның көнбатышында урнашкан. Мәс­кәү­дән Казанга булган туры юл  Владимир, Муром, Арзамас, Канаш  аша үтә дә районыбызның  Иске Тәрбит җирлегендәге Камыллы авылына килеп керә. Бүген ул тирәдә Чабаксар шәһәрендәге Баш эзләнүләр институтыннан иженер-геологлар тикшеренүләр алып бара. Җирне борау­лап, булачак автомобиль юлының нигезен тәшкил итүче җир катламын тикшерәләр. Туфракны лабораториядә тикшереп, фундамент салырга, төзелеш алып барырга ярыймы икәнен билгелиләр. Трассаның райондагы икенче чиге Малалла авылына, Зөя елгасы буена кадәр дәвам итә. Елга аша бездә иң зур объект – күпер  төзеләчәк.

:: М-12 автобаны – Кайбыч районы өчен нәрсә дигән сүз ул?

– Уңай якка моңа кадәр күрелмәгән үзгә­реш­ләр дигән сүз. Районыбыз тарихында бу төбәккә миллионнар белән исәпләнгән инвестициянең кертелгәне юк иде әле. Төптәнрәк уйлаганда, монда сүз юл турында гына бармый бит. Кайбыч – тау ягы,   елгаларга, чокырларга да бик бай. Димәк, һәр чокыр, һәр елга аша күперләр, юлүткәргечләр, тоннельләр төзеләчәк. Мондый төзелешләр һәр авыл янында диярлек булыр дип көтелә. Беренчедән, бу – төзелеш вакытында эш урыннары пәйда була дигән сүз. Икенчедән, юлны сафка керткәннән соң да бездәге эшне башкалар килеп эшләмәс дип уйлыйм. Әле күптән түгел генә берәү: «Юл кырыйларын без чистартырбызмы икән?» – дип сорау бирә. «Кем булсын инде тагын? Печәнен дә чабарбыз, карын да көрәрбез. Мәскәүдән килеп эшләмәсләр бит», – дидем. Безнең район территориясендә күпфункцияле ике ял зонасы төзү дә каралган. Анда бензин, май салу урыннары, кунакханә булыр дип көтелә. Бу зоналарда да киләчәктә райондашларыбыз хезмәт күрсәтер дип уйлыйм.

:: Тарихтан күренгәнчә, кайчагында зур төзелешләр зур корбаннар да таләп итә. Сезгә андый куркыныч янамыймы?

– Районыбыз аша уза торган юлның  башыннан ахырына кадәр карап чыксак,  бер генә авылның да, бернинди корылмаларның да юл астында калмавын күрәбез. Проект бик акыллы, оптималь эшләнгән. Авыллар белән чәкешми. Дөрес, юллар ки­сешкән урыннар күп, әмма андый проблемаларның барысы да юлүткәргечләр, аслы-өсле юллар, тоннельләр белән хәл ителәчәк. Мал, техника йөртү өчен дә мөмкинлекләр тудырыла. Кыскасы, халык өчен бернинди уңайсызлыклар да күрмим. Киресенчә, шатланучылар күп. Безнекеләр күбесенчә акча эшләргә Мәскәүгә йөри. Кайту-китү вакыты ике тапкыр кими дигән сүз бит бу. 12 урынына 6,5 сәгать  үзе үк – көтелмәгән сөенечле хәл. Ә Кайбычка юл бөтенләй кыс­кара: 4-5 сәгать эчендә кайтып җи­тә­чәк­ләр. Эш урыннары арткач, күбесе, мөгаен, туган җирдә эшләүне хуплар. Юл шулай ук урманнарга да, суларга да зыян китерми.

:: Тискәре якларын табып сөйләүчеләр дә юк түгелдер, мөгаен?

– Трасса алты полосалы булгач, экология бозылыр, газ сөремен суларбыз, дигән фаразлар  сирәк кенә ишетелгәләде. Әмма мин бу сүзләр белән килешеп бетмим. Беренчедән, трасса авылларга терәлеп үтми. Шуңа күрә экология белән бернинди проб­лема булмас дип уйлыйм. Икенчедән, күктән бәхет яуган кебек бит бу: безгә нинди цивилизация килә! Иманым камил, алга таба район биләмәсендә сәнәгать предприятиеләре дә, зур базалар да пәйда булачак. Тормышны яхшырту өчен нәкъ менә шушы гамәлләр кирәк тә бит инде. Тарихка гына күз салыйк әле. Олы юллар янында һәрвакыт тормыш кайнаган, зур шәһәрләр үсеп чыккан. Мәсәлән, Сәмәрканд, Бохара кебек шәһәрләр ни өчен чәчәк аткан дип уйлыйсыз? Чөнки алар атаклы Ефәк юлында торганнар. Әлбәттә инде, без Кайбыч зур шәһәргә әйләнер дип уйламыйбыз, әмма үсеш юлында булуын  бик тә телибез.

Әңгәмәдәш – Фәния Әхмәтҗанова

 

Светлана Матвеева, Хуҗа Хәсән  авыл җирлеге башлыгы:

– Мәскәү – Казан трассасы авылдан 300 метр тирәсе ераклыкта үтәчәк. Бензин салу, ял итү урыны – ярты километр тирәсендә. Гөбенә елгасы аша күпер дә булачак. Экологиягә зыян килер дип уйламыйбыз, шуңа күрә халык борчылмый. Киресенчә, эш урыннары пәйда булса, яшьләр авылда калыр, дип өметләнәбез.

Оксана Емельянова, Олы Подберезье авыл җирлеге башлыгы:

– Авылдан Мәскәүгә йөреп эшләүчеләр күп. Трасса төзелсә, беренчедән, юл вакыты кыскара, икенчедән, авылда калучылар артыр дип уйлыйм. Инде хәзер үк шулай дип фикер йөртүчеләр күп.

Ринат Зиннәтуллин, Мөрәле авыл җирлеге башлыгы: 

– Безнең авыл җирлеге территориясеннән юлның 15 километры үтәчәк. Дөрес, башта зират проблемасы килеп чыккан иде. Бу – безнең Изгеләр зираты, чишмәсе дә бар. Проект төзүчеләргә гозеребезне җиткергәч, юлны 200 метр читтәнрәк үткәрергә булдылар.

 

Автобан төзелеше тарихта калачак

М-12 магистрале төзелешенә 2020 елның 10 июлендә Алабугада үткәрелгән утырышта Россиянең Премьер-министры Михаил Мишустин старт бирде.

8,5 мең километрга исәпләнгән «Европа – Көнбатыш Кытай» транспорт коридорына (Кытайдагы Шанхайдан алып, Германиядәге Гамбургка кадәр) кергән бу трасса Россиядә 759 километрга сузыла.

Трассаның Татарстандагы өлеше – 145 км.

Юл 2024 елда ачылыр дип ниятләнә.

Максималь тизлек сәгатенә 130 км булыр дип көтелә.

Идел аша салынган яңа күпер Иннополистан, Ульяновск өлкәсеннән, Чуашстаннан килгән транспортка Габдулла Тукай исемендәге халыкара аэропортка Казанны урап кына барып җитәргә мөмкинлек бирәчәк.

Республикабызның көньяк-көнчыгыш өлешенә, Казахстанга, Оренбург якларына юл тотучыларга да М-12 трассасы бик уңайлы булачак.

 Киләчәктә трассаны Екатеринбургка кадәр озайтырга уйлыйлар. Димәк, Себер безгә «якыная» дигән сүз.

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү