“Юл акчасын алырга ярдәм иткән “ВТга рәхмәт!”

Хөрмәтле редакция! Мин соравымны узган «Халык авазы»нда Фәния Әхмәтҗановага юллаган идем.

Пенсиягә июль аенда чыгып, вакытында кирәкле документларымны тапшырсам да, юл акчасын шушы көнгә кадәр бирмәделәр. Үтенечем шул хакта иде. Ышанасы да килми: Мамадыш районы социаль яклау бүлегеннән шунда ук шалтыраттылар. Озакламый акчаны тулысынча өемә китереп тә бирделәр. «Ватаным Татарстан» газетасын болай да бик яратып укый идем. Бу хәлдән соң ышанычым да, хөрмәтем дә бермә-бер артты. Бик зур рәхмәт сезгә! Зур уңышлар, исәнлек-саулык теләп калам.

Фәридә Гыйззәтуллина. Мамадыш районы, Урта Тәкәнеш авылы


Фикер өстәү